Герои Советского Союза

ДӘҮЛӘТОВ БАЯН ЯРКӘЙ

ДӘҮЛӘТОВ Баян Яркәй улы (8.3.1924, Минзәлә кантоны Татар Әҗбие авылы - 21.10.1943, Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе, Лоевск районы Бывальки авылында җирләнә), Советлар Союзы Герое (30.10.1943, вафатыннан соң), лейтенант. Туган авылында колхозда эшли. 1942 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1281 нче укчылар полкының взвод командиры (65 нче армиянең 60 нчы укчылар дивизиясе). Үзәк фронт гаскәрләре составында Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Чернигов-Припять (1943) һөҗүм операциясендә катнаша.

ЕВСЕЕВ ГАВРИИЛ ПЕТРОВИЧ

ЕВСЕЕВ Гавриил Петрович (15.7.1914, хәзерге Баулы районы Потап Томбарлысы авылы - 15.5.1973, шунда ук), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), майор (1945). 1932 елдан Баулы районы халык мәгарифе бүлегендә инструктор булып эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1940). 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 547 нче миномёт полкы дивизион командиры.

ЕЖКОВ ВАЛЕНТИН ФЁДОРОВИЧ

ЕЖКОВ Валентин Фёдорович (27.5.1922, ТАССРның Арча кантоны Арча шәһәре - 19.8.1943, Украина ССР, Донецк өлкәсенең Шахтёр районы Степановка авылы), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, үлгәннән соң), гвардия өлкән лейтенанты (1943). 1940 елга кадәр Харьков трактор заводында эшли. Хәрби пехота училищесен (1941) тәмамлый. 1942 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 13 нче гвардия укчы полкының танкка каршы көрәшү ротасы командиры (2 нче гвардия армиясенең 3 нче гвардия укчы дивизиясе).

ЕЛИСЕЕВ МИХАИЛ ГРИГОРЬЕВИЧ

ЕЛИСЕЕВ Михаил Григорьевич (7.11.1899, хәзерге Тәтеш районы Колунец авылы - 17.1.1943, Воронеж өлкәсенең Каменский районы Татарино авылы), Советлар Союзы Герое (19.6.1943, үлгәннән соң), кече сержант (1943). Кызыл Армия сафларына чакырылганчы, Волжск шәһәрендә (Мари АССР) сатучы булып эшли. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 106 нчы танк бригадасының танкка каршы батарея тубы командиры (3 нче танк армиясенең 12 нче танк корпусы).

ЕНАЛИЕВ БАРЫЙ (БОРИС) МУСАЕВИЧ

ЕНАЛИЕВ Барый (Борис) Муса улы (15.6.1914, хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы Октябрьск авылы - 10.12.1982, Баку), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), сержант (1945). 1939-41 елларда Бакуда заводта слесарь булып эшли. 1941 нең июленнән Кызыл Армиядә. 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 694 нче укчы полк автоматчысы (33 нче армиянең 383 нче укчы дивизиясе).

ЗАВАРЫКИН ИВАН АЛЕКСАНДРОВИЧ

ЗАВАРЫКИН Иван Александрович (23.10.1916, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Иске Куак авылы - 21.2.1945, Литва ССР, Мажейкяй шәһәре), Советлар Союзы Герое (13.4.1944), капитан (1944). Энгельс хәрби авиация училищесен (1938) тәмамлый. 1936 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 206 нчы штурм авиациясе дивизиясенең 806 нчы штурм авиациясе полкы командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 7 нче штурм авиациясе корпусы).

ЗАГИДУЛЛИН ФАХРУТДИН ГИЛЬМУТДИНОВИЧ

ЗАҺИДУЛЛИН Фәхретдин Гыйльметдин улы (1911, Казан губернасы, Мамадыш өязе Байлангар авылы - 16.3.1998, Кемерово шәһәре), Советлар Союзы Герое (21.7.1944), сержант. 1933-41 елларда Кемерово шәһәрендә завод азык-төлек базасының тәэминат хезмәте башлыгы. 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 913 нче сапёрлар батальоны отделениесе командиры (7 нче армиянең 4 нче укчы корпусы). Карелия фронты гаскәрләре составында Свирь елгасы (Ленинград өлкәсе) буенда барган оборона сугышларында, Свирь-Петрозаводск һөҗүм операциясендә (1944), Ленинград блокадасын өзүдә катнаша.

ЗАКИРОВ ГАЛИ ЗАКИР УЛЫ

ЗАКИРОВ Гали Закир улы (1910, Казан губенасы, Мамадыш өязе (хәзер Саба районы) Байлар Сабасы авылы - 1944 нең феврале), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), гвардия кече сержанты (1943). 1940 елга кадәр туган авылында колхозда, Төньяк Казакъстан өлкәсе, Ленин районы Ильинка авылы МТСында эшли. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 8 нче гвардия һава десанты полкының 3 нче укчы батальоны отделениесе командиры (60 нчы армиянең 3 нче гвардия һава десанты дивизиясе).

ЗАМАНОВ ХАСАН ЗАМАНОВИЧ

ЗАМАНОВ Хәсән Заман улы (1912, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Күҗәкә авылы - 20.11.1956, Свердловск өлкәсе Покровск-Уральск шәһәр тибындагы поселог), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), рядовой. Сугышка кадәр Ижевск машина төзелеше заводында эшли. 1942 дән Кызыл Армия сафларында. 1943 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 465 нче укчы полк автоматчысы (38 нче армиянең 167 нче укчы дивизиясе). Брянск һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Харьков һөҗүм операциясендә (1943), Украинаны азат итү сугышларында катнаша.

ЗАМАНОВ ХӘСӘН ЗАМАН УЛЫ

Заманов Хәсән Заман улы 1912 елда Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте—татар. Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елдан Совет Армиясе сафларында. 1943 елның июнь аеннан Ватан өчен барган сугышларда катнаша.