Сугыш балалары

ХАФИЗОВ РАФАТ ГАЗИЗ УЛЫ

Туган көне, ае, елы: 14.09.1933.Туган урыны: Мамадыш районы Иске Кума авылы. Тору урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.Хафизов Рафат Газиз улы 1933 елның 14 нче сентябрендә Мамадыш районы ИскеКума авылында укытучы гаиләсендә туа.Әтисе Газиз 1941 елның 18 сентябрендә Мамадыш военкоматыннан сугышка китә.Сугыштан гаиләләренә әтиләренең үлгән хәбәре генә килә. Рафат абый 8 класс белем ала,әнисе белән яшиләр. 2 сеңлесе үлә. 1949 елда Урта Азиягә күчеп китәләр.Таҗикстанда ит эшкәртү комбинатында эшли.

ХАФИЗОВА НӘКЫЯ МӘКЪСҮД КЫЗЫ

Хафизова Нәкыя Мәкъсүд кызы 1939 елның 2нче мартында туа. Оныгы сойлэве буенча: туган авылы Килдебәк класс белем алган. Әби сугыш вакытында бәләкәй булган. Ул вакытта ачлык булган. Ләкин шуңа да карамастаналар күршеләре белән бик тату булганнар. Өйләре мәктәп янында булган, алар шунда кереп бәрәңге алып чыкканнар һәм сыйныфташлары белән бүлешкәннәр. Аларны комсомолга алмаганнар. 7класс белем ала аннары колхозга сыер саварга керэ.Ул вакытта эше бик авыр була. Әбинең әтисе сугышкакиткән. Әби әтисенең сугышка киткәнен хәтерләми. Аның исеме Закиров Мәксүд Закирович.

ХИКМАТУЛЛИНА НУРАНИЯ ГАЛИУЛЛОВНА

Туган көне, ае, елы: 01.01.1937Туган урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.

ХӘБИБУЛЛИН ХӘМБӘЛ ШӘРИФҖАН УЛЫ

Хәмбәл Хәбибуллинның әтисе Шәрифҗан Хәбибуллин 1941 елның 26 июнендә Ватан сугышына киткән. Һәм яраланып 1942 елда кайткан. 1943 елда кабат сугышка алынган. Яңадан 1945 елда II группа инвалид булып кайткан. 1953 елда вафат. Хәмбәл абыйның сугыш еллары турында язганнарыннан:

ХӘБИБУЛЛИН ХӘМБӘЛ ШӘРИФҖАН УЛЫ

Хәмбәл Шәрифҗан улы Хәбибуллинның сугыш еллары турында язганнарыннан:

ХӘКИМОВ ХӘМИТ ГӘБДЕЛХӘКИМ УЛЫ

Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Мәхмүтов Илһам Назыйм улының бабасы турында язган инша:

ХӘЛИУЛЛИН ИЛСУР ШӘЙХУЛЛА УЛЫ

Хәлиуллин Илсур Шәйхулла улы (05.10.1936, Казан шәһәре - 13.10.2004, Казан шәһәре). И.Ш. Хәлиуллинның бөтен хезмәт тормышы төзелеш материаллары сәнәгате белән бәйле. Казанның 1 нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1955 елдан 1961 елга кадәр Казан инженерлык-төзелеш институтының төзелеш-технология факультетында «җыелма төзелеш өчен бетон һәм тимер-бетон әйберләр һәм конструкцияләр җитештерү»белгечлеге буенча укый. КИСИНЫ тәмамлаганнан соң, Иркутск өлкәсенең Усолье-Себер шәһәрендә эшли: 1961 елдан 1967 елга кадәр.

ХӘСӘНОВ ХӘНИФ

Сарман авылында туып-үсә ул. 1939 елда аның туган авылыннан унсигез гаиләне вербовка белән Сталинград трактор заводына җибәрәләр. Ала арасында Хәниф абыйның әти – әнисе дә була. 1941 елның май аенда гаиләоләргә өйләренә кайтырга рөхсәт бирәләр. Ул арада сугыш башлана. Кайтуына бер ай булды дигәндә – сугыш башлануының икенче көнендә үк гаилә башлыгын фронтка алалар.

ХӨСНИЕВА АСИЛӘ ХӨСНИ КЫЗЫ

1932 нче елның 10 нчы августында Актаныш районының Чиллек авылында туа. Гаиләдә 11 бала арасыннан иң олысы була.Ләкин барлык балалар да кечкенә вакытта ук төрле авырулардан үлгәннәр, Асилә генә исән кала һәм бүгенге көнгә кадәр исән.Якын тирәдә туганнары булмагач, Асиләгә бик авыр була. Черек бәрәңге, алабута, ат кузгалагы ашап яшәү өчен көрәш алып бара. 19 яшьлек кыз 1949 нчы елда Асбест химлесхозына эшкә урнаша.1951 нче елда Черноарск агач эшкәртү заводына эшкә күчә. 1955-1956 нчы елларда Крупская исемендәге " Сталинуголь" трестында шахтада эшли.

ХӨСНУЛЛИН ФӘРИТ МӨҖӘҺИТ УЛЫ

“1935 елның 25 январендә Ютазы районы Ак-чишмә авылында тудым. Әти- Хөснуллин Мөҗәһит Хөснулла улы сугышка 1941 елның 15 августында китте. Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Без 4 бала ятим калдык.