Сугыш балалары

ӘХМЭДУЛЛИНА ТӘНЗИЛӘ НУРЗӘКИ КЫЗЫ

Мин, Әхмэдуллина Тәнзилэ Нурзәки кызы,1938нче елның 21 иче мартында Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Камышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә деньяга килгәнмен. Авыр еллар булса да ач булмадык. Әтием бик тырыш кеше иде, сыер асрадык, җәйләрдэ үлән, юа, какы, шомырт җыя идек.

ӘХМӘТЖАНОВА ГАЛИЯ САБИРҖАН КЫЗЫ

Мин Татарстанның Баулы авылында 1932 елда крестьян гаиләсендә туганмын. Әтием - Сабирҗан Әхмәтҗанов башта колхозда әшләде, аннан бораулау эшләре конторасына эшкә күчте. Әнием - Шәмсекәмәр Әхмәтҗанова колхозда төрле эшләрдэ эшлэдә.