ХӨСНУЛЛИНА ГАСИМА НУХ КЫЗЫ
“Мин сугыш чоры баласы, туганмын 1940 елның 8 маенда Ютазы районы Ташкичү авылында. Әти, Идрисов Нух Ильяс улы 1939 нче елның декабрендә армия хезмәтенә алынганда, мин тумыйча калганмын. Аннан Бөек Ватан сугышы башланган, шулай итеп, мин әтине 1947елны гына күрдем. Ул ярасы авыру булып кайтты. Кайткач озак тормады, үлде. Мин сугыш вакытында сабый бала гына булгач, ниләр булганын хәтерләмим, әмма сугыштан соңгы авырлыкларны бик күп күрдем.





