Яңалыклар

Тыл ветераны белән очрашу.

Корпункт: 

Кәүҗияк мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары тыл һәм хезмәт ветераны Нургалиева Гайнавал Нургали кызы белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Гайнавал апа башыннан үткән сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы авырлыклар турында сөйләде. https://edu.tatar.ru

М.Җәлилгә 109 яшь

Корпункт: 

Кәуҗияк мәктәбе татар теле укытучысы Даутова Р.М. 9 нчы сыйныф укучылары белән мәктәп күләмендә М.Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан "Үз уен" дигән интеллектуаль чара үткәрде. https://edu.tatar.ru

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан Саклау-Баш мәктәбендә бик күп чаралар уздырыла. Татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлүзә Әзгамовнам 9 класслар белән сугыш афәте турында кичә уздырдылар. https://edu.tatar.ru

Җәлилчеләр

Корпункт: 

Татар теле атналыгының соңгы көннәре бара. Саклау-Баш мәктәбендә Зөлфия Флеровна 5 нче класслар белән "Җәлилчеләр" турында әдәби-музыкаль чара үткәрде, алар белән якыннанрак таныштырды. Җәлилче якташыбыз Зиннәт Хәсәнов турында тирәнтен мәгълүмәт бирде. https://edu.tatar.ru

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара. Саклау- Башның башлангыч классында ачык тәрбия сәгате узды. https://edu.tatar.ru

«Кичер, кайта алмавымны»

Корпункт: 

Петровка авыл китапханәсендә 20 февральдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы hәм Ватанны Саклаучылар коненә карата Мәдәният Йорты белән берлектә «Кичер, кайта алмавымны» дигән темада әдәби-музыкаль кичә үткэрелде.

Кызлар җиңеп чыкты

Корпункт: 

“Олимп”спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган X Татарстан укучылар спартакиадасының зона турниры уеннары үткәрелде, анда баскетболчы кызларыбыз җиңеп чыкты, ә егетләр икенче урынны алды.

Муса Җәлил безнең күңелләрдә

Корпункт: 

Ләшәү-Тамак мәктәбе башлангыч класс укучылары өчен татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап, "Муса Җәлил безнең күңелләрдә" дигән бердәм дәрес үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, балалар өчен язган шигырьләрен сөйләделәр.

Ветеран янында кунакта!

Корпункт: 

Әлмәт мәктәбе 6 нчы класс укучылары класс җитәкчеләре Галиева Лилия Әзhәт кызы белән сугыш ветераны Рамазанов Зәки бабай белән очрашуда булдылар. Ветеран узенең сугыш елларында күргән авырлыклар турында сөйләде, балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. https://edu.tatar.ru

Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим

Корпункт: 

Азалак мәктәбе 7 нче класс укучылары татар әдәбияты дәресендә Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. https://edu.tatar.ru