Корпункт:
Кәүҗияк мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары тыл һәм хезмәт ветераны Нургалиева Гайнавал Нургали кызы белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Гайнавал апа башыннан үткән сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы авырлыклар турында сөйләде.
