- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Яңа Кенәр авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларның чираттагысы спорт сөючеләрне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалына җыйды. Садыковлар гаиләсе оештырган волейбол турниры чын бәйрәм рухында үтте.
Турнирның мәртәбәле кунаклары – авылыбызның хөрмәтле кешеләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәгыйб Усман улы Халитов, Тәлгат Шәрип улы Шәрипов булды. Турнирны оештыручылар, авыл җирлеге башлыгы Рафаэл Фәхретдинов ветераннарны Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, аларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Турнирда 9 команда катнашты. Алар: Садыковлар гаиләсе, Яңа Кенәрдән ике команда, Айван, Северный, Күнгәр, Әтнә, авылдан чыккан, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче ветераннар һәм Казан шәһәреннән кайткан эстрада йолдызлары командалары. Турнирны оештыручы Ришат Кашшап улы Садыйков үзе дә элеккеге физкультура укытучысы, 10 ел дәвамында бу турнирга җиренә җиткереп әзерләнә, Быел аның түгәрәк датага багышлануы һәм анда ветераннарның да катнашуы ярышның дәрәҗәсен тагын да арттырды. Спорт залын тутырып килгән җанатарлар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, ветераннар да мавыктыргыч уен, авыл яшьләре белән берлектә эстрада йолдызлары Рәсим Низамов, Илсур Гыймадиев, Илнар Ялалов, Айдар Рәкыйпов, Азат Фазлыевның чын күңелдән уйнауларын карап хозурландылар. Озакка сузылган уеннан соң нәтиҗәләр түбәндәгечә булды : 1 урын Яңа Кенәр 1 командасы, 2 нче урын Әтнә, 3 нче урын эстрада йолдызлары командасы. Бу ярышта катнашучыларга, бигрәк тә ярышны оештыручылар Ришат Садыков, аның 3 улына, ярышта спонсорлык ярдәме күрсәткән егетләргә, авыл җирлегенә, мәктәп дирекциясенә чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерә кенәрлеләр.