Яңалыклар
Ашытбашта ветераннарны чәй табыны артында котладылар
8 май көнне Ашытбашта «Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне» дигән исем астында һәйкәл янында бәйрәм тантанасы узды. Ашытбаш урта мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева бәйрәм белән котлап тантананы ачып җибәрде. Ветераннар Советы рәисе Рузалия Насыйбуллина тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, үзе язган шигырьне бүләк итте. Укучылар башкаруындагы шигырьләр, җырлар да ветераннарга багышланды.
Иске Чүриле авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинглар узды
Җиңү көне! Халык бәйрәм итә. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Җиңү көне - икеләтә бәйрәм
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, 28 апрельдә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медале белән бүләкләде. Шулай ук республиканың күренекле кешеләренә хезмәттәге уңышлары өчен Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкләрне барысы 62 кеше алды.
Капкаларын кайгы җиле урап узмаган
Печмәнтау авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Кызганыч, һәйкәлне сугыш ветераннары күрә алмады. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары килгән иде. Тантанада һәйкәлне булдыруда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты. Авылда сугышта катнашучылар, кире әйләнеп кайта алмаучылар белән кызыксынучы Кадрия Гыйльманова белән очраша алуыма сөендем. 1940 елгы ул. Яр Чаллыда яши. 75 яшьлек ханым тантанага ерактан кайтып җиткән. Аерым дәфтәр булдырган. Сөйләр сүзе күп.
Җил дә комачау итмәде
Кояшлы, әмма җилле 6 май иртәсендә Сабаның үзәк урамына – Мәңгелек ут каршына велосипед “иярләгән” ир-егетләр, кызлар җыелды.
9 май - Җиңү көне!
Балаларга патриотик тәрбия бирү,сугыш кырында ятып калган солдатлар,тылда һәм яу кырындагы батырлыклары белән таныштыруны дәвам итү,хезмәт һәм сугыш ветераннарына карата мәрхәмәтлелек ,ихтирамлылык тәрбияләү максатыннан Шәмәрдән авылынын “Әкият” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән һәйкәл янына экскурсия оештырылды .Соңыннан балалар һәйкәл янына чәчәк куйдылар
Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Байлар Сабасының «Әллүки» балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата "Бөек Җиңү бәйрәме белән!" дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде. 9 Май - тарихыбызның данлы бер датасы, Бөек, Ватаныбыз өчен иң кадерле, олы бәйрәм. Балалар белән изге яуда һәлак булганнарны искә алдык, матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Буыннар алмашынса да, гаять авыр сынаулар китергән сугыш чоры хәтеребездән мәңге җуелмас. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Зур җиңүләр яулап, илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган хөрмәтле ветераннарыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Күкләребез аяз, имин булсын!
Бөек Җиңү көне!
Бу көн беркайчан да чыкмас истән, Бу көн моңнар булып җыргаларга да күчкән. Бу көн илебезгә бәхет алып килгән, Бу көн безгә тыныч, аяз тормыш биргән.
8 май Әтнә районы Кышлау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә яңа һәйкәл куелды.
8 май Әтнә районы Кышлау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә яңа һәйкәл куелды. Авылның Бөек Җиңү бәйрәмен каршылау һәйкәл янында тантаналы булып башланды һәм мәдәният йортында бәйрәм өстәле артында күңелле итеп дәвам итте.









