Печмәнтау авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Кызганыч, һәйкәлне сугыш ветераннары күрә алмады. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары килгән иде. Тантанада һәйкәлне булдыруда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты.
Авылда сугышта катнашучылар, кире әйләнеп кайта алмаучылар белән кызыксынучы Кадрия Гыйльманова белән очраша алуыма сөендем. 1940 елгы ул. Яр Чаллыда яши. 75 яшьлек ханым тантанага ерактан кайтып җиткән. Аерым дәфтәр булдырган. Сөйләр сүзе күп.
— Әти Гыйззатулла Зарипов сугышта хәбәрсез югалган. Суслангерда булган, — дип сөйләде ул. — Соңгы хатында “Немец Мәскәүгә бик каты котырып килә, әмма без аны бирмибез” дип язган булган. Авылда 4 улы да сугыштан кайтмаган гаилә бар. Хәйретдинов Нәҗметдин, Сәлах, Минһаҗетдин, Хәбир. Бер кияүләре Гатаулла Гайнуллин да сугышта әрәм булган. Ана йөрәгенә бу хәсрәтләргә ничек түзәргә кирәк?! Әниләре мескен кәкрәеп бетеп үлде. Сугыштан икәү аяксыз кайтты. Чирләп кайтып үлүчеләр дә байтак. Заманында авылда 98 йорт бар иде. 87 кеше сугышка киткән, 51е кайтмаган. Печмәнтауда сугышта катнашкан хатын—кыз да бар – ул Зәйнәп Вафина. Исән—сау кайтып, картаеп үлде.
Печмәнтау мәктәбе укытучысы Миләүшә Шәйхетдинова:
— Минем кайнатам Сәфәр Шәйхетдинов сугыштан бер аяксыз кайткан, — дип сөйләде. – Үземнең әнинең (Рәисә) әтисе Гатаулла Гайнуллин сугышта вафат булган. Әти, дип әйтергә тилмереп үстек, дияр иде. Аның туганы Хәким абый да әрәм булган.
Тәкъмилә Мәгъсумова:
— 1932 елгы мин. Шушы авылда гомер иттем, чыгышым белән Яңа Кенәрдән. Әти Гарәфетдин Гыймадиев 1943 елның маенда хәбәрсез югалган.
Кем белән генә сөйләшсәң дә, капкаларын кайгы җиле урап узмаган. Һәйкәлгә “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады” дип язып куелган. Исәннәр хәтерендә алар. Өлкән буын әкренләп китеп бара. Алар үзләре белән үткәннәрне, тарихны алып китә. Пенмәнтауда иң өлкән кеше – 90нан узган Гафифәбану Шакирҗанова. Кызганыч, ул сәламәтлеге буенча килә алмаган. Ветеранны сөйләтәсе иде…
Моңсу бәйрәмдә җыр да, бию дә булды. Иске Ашыт мәдәният йорты үзешчәннәре, Печмәнтау мәктәбе укучылары концерт әзерләгән иде. Һәйкәл янында бергәләп фотосурәткә төштеләр, чәй өстәле янында сөйләшеп утырдылар.
Румия Надршина.