8 май көнне Ашытбашта «Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне» дигән исем астында һәйкәл янында бәйрәм тантанасы узды. Ашытбаш урта мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева бәйрәм белән котлап тантананы ачып җибәрде. Ветераннар Советы рәисе Рузалия Насыйбуллина тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, үзе язган шигырьне бүләк итте. Укучылар башкаруындагы шигырьләр, җырлар да ветераннарга багышланды.
Аннан бәйрәм Ашытбаш мәдәният йортында табын артында дәвам итте. Авылның имамы Рифат Нигъмәтҗанов сугышта һәлак булган һәм сугыштан соң кайтып вафат булганнар рухына коръән укып, дога кылып, биредә утыручыларга изге теләкләрен җиткерде. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары бик канәгать һәм рәхмәтле булып, үзләренең хәер-фатихаларын җиткереп таралыштылар.