Яңалыклар

Ветеран янында кунакта!

Корпункт: 

Әлмәт мәктәбе 6 нчы класс укучылары класс җитәкчеләре Галиева Лилия Әзhәт кызы белән сугыш ветераны Рамазанов Зәки бабай белән очрашуда булдылар. Ветеран узенең сугыш елларында күргән авырлыклар турында сөйләде, балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. https://edu.tatar.ru

Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим

Корпункт: 

Азалак мәктәбе 7 нче класс укучылары татар әдәбияты дәресендә Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. https://edu.tatar.ru

Рәхмәт сезгә ,тыл ветераннары!

Корпункт: 

Азалак мәктәбе башлангыч класс укучылары "Рәхмәт сезгә ,тыл ветераннары!" дигән класс сәгатендә ветераннарга багышланган альбом белән таныштылар.

Хәлең ничек ,ветеран!

Корпункт: 

Азалак мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре Хакимова Гөлнара Фарисовна белән сугыш ветераны Хамидуллин Самигулла абый белән очрашуда булдылар. https://edu.tatar.ru

Арчада яшәүче ветераннар бүләкләнде

Корпункт: 

Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев 28 мартта район Мәдәният йортында Арча шәһәрендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырды. Ул аларга ил өчен иң авыр еллардагы фидакарьлекләре өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек, имин тормыш теләде. "Арча хәбәрләре" газетасы

Алар икесе бергә сугышка китә, кайткач, абыйлы-энеле егетләргә кияүгә чыга

Корпункт: 

Сугыш башлангач, безне, 6—7 кызны күрше авылга солдат һөнәренә өйрәтергә алып киттеләр, — дип сөйли Кызылъярдан Маһирә Шәрипова. Икесенә сугышка повестька килә. Сугышны ишетеп кенә белгән Маһирә аның коточкыч нәрсә икәнен төшенеп тә җитмичә фронтка китә. Яшьлеге белән куркуны да белмәгән, буйга кечкенә генә ябык кызының чит җирләргә сугышка чыгып китүенә әнисе бик борчыла. Исән кайта алмас, шунда бетәр, дип телгәләнә ана йөрәге. Маһирә 6 яшендә әтисез кала. Өч кыз туган, бер малай үсә алар.

Туганнарны эзли

Корпункт: 

Яңа Кенәрдә яшәүче Зөлфәр Баязитов сугышта хәбәрсез югалган туганнарын эзләп, “Бөек Ватан сугышы мемориалы” дигән сайтка кергән. Шуннан тагын берничә кешене тапкан. Шул көннән башлап ул хәбәрсез югалган туганнарының язмышы белән кызынсынганнарга ярдәм кулы суза. “Бу батырлык түгел, дөрес аңлагыз, ә гражданлык позициясе. Акча өчен түгел, бар нәрсә дә акча белән исәпләнми, күңелем кушканны үтим”,-ди ул. "Арча хәбәрләре" газетасы.

Шигырь генә укыйк, сугыш, синең хакта

Корпункт: 

Сугыш. Җиңү. Бөек җиңүгә 70ел узса да, ул әле дә күңелләрдә авыр тәэсир калдыра. Өлкәннәр генә түгел, яшь буынның да бу хакта өзгәләнеп сөйләве, йөрәк түреннән чыккан хисләрен шигьри юлларга тезеп баруы бер яктан күңелләрдә моңсулык тудырса, икенче яктан шатлык уята. Димәк, яшь буын да илебезне дошманнардан арындыру өчен көчләрен, хәтта тормышларын да кызганмаган каһарманнарны олылый, аларның батырлыгына соклана.

Бөек Җиңүгә багышланган китап укучылары конференциясе

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы башлану халыклар тормышын, әдәбият һәм сәнгатьне дә төбе –тамырыннан үзгәртә. Сугыш ил өстенә авыр йөк булып төшсә дә, безнең шагыйрьләребез иҗат итүләреннән туктап калмыйлар. Шланга урта мәктәп китапханәчесе Маллямова Рамилә Р.