Корпункт:
Яңа Кенәрдә яшәүче Зөлфәр Баязитов сугышта хәбәрсез югалган туганнарын эзләп, “Бөек Ватан сугышы мемориалы” дигән сайтка кергән. Шуннан тагын берничә кешене тапкан. Шул көннән башлап ул хәбәрсез югалган туганнарының язмышы белән кызынсынганнарга ярдәм кулы суза. “Бу батырлык түгел, дөрес аңлагыз, ә гражданлык позициясе. Акча өчен түгел, бар нәрсә дә акча белән исәпләнми, күңелем кушканны үтим”,-ди ул.
"Арча хәбәрләре" газетасы.