“Әдәбият – рухи юлбашчыбыз”
Авыл китапханәсендә “Әдәбият – рухи юлбашчыбыз” дигән исем астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте.
Авыл китапханәсендә “Әдәбият – рухи юлбашчыбыз” дигән исем астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте.
Әлмәт мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан март аенда “70 бишле – бу минем Җиңү””дигән конкурс игълан ителгән иде. Язгы каникулга китәр алдыннан конкурска йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Аларга грамоталар тапшырылды.
Бүген Сарман авылында яшәүче сугыш ветераннарыДәүләтова Камал Дәүләткызына, Вәгыйзов Хан Вәгыйзь улына, Абдуллин Габделхак Абдулла
Шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Прохоровага әле күптән түгел генә тантаналы шартларда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медале тапшырылды.
Иске Кәкерле урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар план буеча үткәрелеп килә.Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырыла. Шушы көннәрдә 6 нчы сыйныф укучылары педагог-организатор белән берлектә сугыш ветераны Якупов Ибраһим өенә очрашуга бардылар. Ибраһим бабай балаларга сугыш вакытында күргән михнәтләрен күз яшьләре аша сөйләде. "Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, бүгенге тынычлыкның кадерен белеп, рәхәтләнеп укыгыз....", дип матур теләкләр теләп озатты ул укучыларны. Мәктәб сайтындан
Кече Чынлы авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат отчет концерты булып үтте. Мәдәният йортына килеп кергәч үк фоейда сугыш елларны, тылдагы хезмәтләрне чагылдырган күргәзмәләр оештырылган, һәм сугыш ветераннарына багылшанган стендлар куелган иде. Концертны Җәләлдинова Гөлназ башлап җибәрде җибәрде, һәм беренчеләрдән булып баянчылар Юсупов Шәүкәт, Фәхретдинов Шәүкәт, Сәйфетдинов Рөстәм һәм Шәйдулов Марат татар халык көйләренә төзмә башкардылар, бу номерны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
“Аҗаган-2015” хәрби-спорт уены муниципаль этабының гомуми зачетында П. А. Карпов исемендәге кадет мәктәп-интернат командасы беренче урынга чыкты.
Бүген Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче биш ветеранга “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшырдылар.
Азалак авылында яшәүче Хәмидуллин Сәмигулла Хәмидулла улына, Илексазда гомер кичерүче Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның юбилей бүләкләре тапшырылды. Морбаштан Шәвәлиев Әхнәф Гали улына да шундый истәлек бүләге тапшырылды.
Иске Шәйморза авыл мәдәният йортында бу көнне алма төшәргә дә урын юк иде. Кичәнең башында авыл җирлеге башлыгы Ильгам Бикчуров Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади-йомгаклау концертына кереш сүз сөйләп, кичәне ачык диеп белдерде, һәм бәйрәмгә чакырылган сугыш һәм хезмәт ветераннары Абдрахман абый Камалетдинов һәм Әнвәр абый Фәхретдиновларга истәлек бүләкләре тапшырды.