Шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары советы 1996 елда оештырылган. Аның җитәкчесе Әнисә Гәрәева бүгенге көндә оешманың 52 ләп кешене берләштерүен хәбәр итте. Аларның да күбесенең яше сиксәннән узган икән инде.
– Тарихны төзәтеп булмый, ләкин бер язмыш та онытылмасын өчен без гаделлекне торгызырга тиешбез. Авырлыкларга карамастан, без, репрессияләнүчеләрнең балалары, үстек, укыдык, эшләдек, яшибез һәм каты бәгырьлеләнмәдек – барлык авырлыкларны үз җилкәбездә күтәрдек. Без бары тик безне ишетүләрен, онытмауларын һәм һәрвакыт истә тотуларын гына телибез, – диде ул.
Әнисә ханым оптимистик рухтагы кеше, яше зур булса да, игелекле хезмәтен алып баруын дәвам итә. Исән чакларында җитәкчеләрнең ярдәмен тоеп кала алсыннар иде дә бит алар... Һәлак булганнар быел да бер минутлык тынлык белән искә алынды. Репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде.
Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алу чарасы елдагыча Хәтер мәйданында узды
Корпункт:
