Альметьевский

Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан

Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.

90 яшь - гомер бәйрәме

Корпункт: 

Гаҗәеп кешеләр бар безнең янәшәбездә. Бүген сезне шуларның берсе Зөфәрова Мәдинур Сәлах кызы белән таныштырып утәсе килә. Мәдинур апа 1930 елның 10 сентябрендә элек Чирмешән районына караган Әлмәт районы Елховой авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә соңгы бала булып дөньяга килә. Әтисе Сәлах авылның оста чабатачысы була, ул үргән чабаталарын Елховойның атаклы базарынада сатып гаиләсен туендырыр –киендерер өчен акча эшләгән. Ул заманнарда бер пар чабата өч сум торган.

#Музей сүзлеге

Корпункт: 

Бүген җомга һәм без “Музей Сүзлеге” дип аталучы интернет акциясе кысаларында экспонатларыбыз турында сөйләүне дәвам итәбез. Бүгенге хәреф “Л” (К) хәрефе. Әлмәт туган якны өйрәнү музее сезнең игътибарыгызга совет солдатына кагылышлы Калак (кашык) экспонатын тәкъдим итә.

Хәбәрсез югалган авылдашыбыз...

Корпункт: 

Сугыш ...Нинди куркыныч , тетрәндергеч сүз.Инде Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел тулып килсә дә шушы сугыштан калган авыр истәлекләр бүген дә безнең йөрәкләребезне телгәләп тора.1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы илебездәге бергенәгаиләгә дә кагылмый калмый.Шушы дәхшәтле яуга Түбән Абдул һәм Елховой авылларының бишйөз сиксәнбер көчле,таза,батыр егете сугыш кырларына чыгып китә.

Ветераннар яши янәшәдә.

Корпункт: 

2018 нче елга бик матур исем бирелде – бу ел изгелек кылу елы (год волонтёра). Шул уңайдан дәүләтебез халкыбызның күңелен дөрес юнәлешкә борып, бик күп төрле акцияләр уйлап таба. Хәзерге вакытта Мәрхәмәтле Татарстан рубрикасы астында бара торган акцияләрнең берсе - язгы мәрхәмәтлелек атнасы. Дәүләтебез оештырган мондый акцияләр безнең барыбызны да тирә –ягыбызга игътибарлы булырга, янәшәбездә яшәүчеләрнең хәлләренә керә белергә, Аллаһы тарафыннан биргән нигъмәтләрне башкалар белән дә уртаклашырга өйрәтә.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап Түбән Мактама төбәк музеенда “Сугыш юлы хатлары “ дип аталган күргәзмә эшли башлады

Корпункт: 

Туган төбәгем Түбән Мактамадан 236 ир лачыны сугышка киткән. Шуларның 18 е – әле мыек та чыгарырга өлгермәгән сабакташ егетләр. Әтиләре, абыйлары артыннан яшьлек кайнарлыгы белән үзләре теләп Ватан өчен барган яуга китеп, чит җирләрдә ятып калганнар. Бу егетләрнең ник берсе әйләнеп кайтсын. Аларны көткәннәр һәм әле һаман да көтәләр.

Тыл һәм хезмәт ветераны Мингазова Тәнзилә Нуретдин кызына 90 яшь!

Корпункт: 

Әлмәт районы, Мәмәт авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мингазова Тәнзилә Нуретдин кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары Гимаева Алсу Камил кызы, милли белем һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар Җиһаншина Сирина Мәкъсут кызы, Мәмәт мәктәбе коллективы исеменнән директор Гыйләҗева Миләүшә Әхәт кызы, авылның ветераннар советы җитәкчесе Г.Г.Галиева килгән иде. Юбилярга Мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр, чәчәк букетлары тапшырылды.

Мауа Сафина кунаклар көтә

Корпункт: 

Төрле авырлыклар кичереп тә, инде өлкән яшькә җитүгә дә карамастан, күзләре һаман да янып торган, күңел яшьлеген, тормыш дәртен, матурлыгын җуймаган кешеләр була. Әлмәттә гомер кичерүче тугызынчы дистәсен ваклаган Мауа Сафинаны беренче күрүдә үк әнә шундыйлар арасында кертергә була.

Ватанны саклаучылар хатирәләрен яңартты

Корпункт: 

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәм күптән түгел генә билгеләп үтелгән Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел тулуга багышлап “Әлмәтнефть” идарәсе дә очрашу уздырды.

Бишмунчада Җәлил иҗатына сәяхәт кылганнар

Корпункт: 

Татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халыклар күңелендә мәңге яшәүче милләттәшебез, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан аның сүрелмәс иҗатына багышланган кичә 16 февральдә Бишмунча авыл китапханәсендә узды.

Түбән Мактама төбәк музеенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугыш юлы хатлары” дип аталган күргәзмә эшли

Корпункт: 

Туган төбәгем Түбән Мактамадан 236 ир лачыны сугышка киткән. Шуларның 18 е – әле мыек та чыгарырга өлгермәгән сабакташ егетләр. Әтиләре, абыйлары артыннан яшьлек кайнарлыгы белән үзләре теләп Ватан өчен барган яуга китеп, чит җирләрдә ятып калганнар. Бу егетләрнең ник берсе әйләнеп кайтсын. Аларны көткәннәр һәм әле һаман да көтәләр. Сугышта һәлак булганнарңың, типсә тимер өзәрдәй егетләрнең хатирәсе булып нибарысы саргаеп беткән, инде язулары да танымаслык хәлгә килгән өчпочмаклы солдат хатлары, төсләрен җуя башлаган фоторәсемнәр генә калган.