Сугышта катнашучылар

ӘПСӘЛӘМОВ ГАРИФ ЗАКИР УЛЫ

1904 елда Миңлебай авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганчы "Октябрь" колхозында төрле эшләрдә эшли. 1941 елның августында сугышка китә. 1943 елга кадәр төрле фронтларда сугыша. Шул елның ноябрь аенда яраланып, госпитальдә дәвалана. Яралары төзәлсә дә сугышка җибәрерлеге булмый һәм ул өенә кайтарып җибәрелә. Озак еллар колхозда бригадир, урман хуҗалыгында лесник булып эшли. Юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

ӘСӘДУЛЛА ФӘХРУЛЛА УЛЫ

Бөек Ватан сугышында катнашучы, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары,«Германияне җиңгән өчен», «Жуков медальләре»медальләре Бикчурин Әсәдулла Фәхрулла улы 1918 елның 14 декабрендә туган. Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музейда А. Ф. Бикчуринның шәхси әйберләрен, фотосурәтләрен, документларын, бүләкләү кәгазьләрен күрергә була.

ӘХМӘДИЕВ ЗАКИР ӘХМӘДИ УЛЫ (1904 –1982)

1941 елның 28 августында алынган. 1943 елның августында Торжок шәһәренә җибәргәннәр. 36нчы Себер Гвардия полкының 96нчы дивизиясендә пулеметчы булып хезмәт итә.1945 елда кайткан. “Знамя” колхозында эшләгән.1982 елда вафат.

ӘХМӘДУЛЛИН ВӘГЫЙЗ ЗӘКИ УЛЫ

1926 елның июнь аенда Илчебай авылында туа. Хәзерге көндә Актанышбашта яши. 1945 елның 15 гыйнварында сугышка озатыла. 346 нчы укчы полкта укчы булып хезмәт итә. Җиңү көнен Белоруссиядә каршылый. Сугыш беткәч тә тиз генә туган авылында кайту насыйп булмый. 1946-1947 елларда 25 нче каравыл ротасында укчы булып хезмәт куя. 1947 елда 17885 хәрби частьтә укчы була. 1950 елның 17 маенда авылына кайта. Ефрейтер булып хезмәт иткән яугирнең шактый медальләре бар.

ӘХМӘДУЛЛИН ӘНВӘР СӘЕТГӘРӘЙ УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәдуллин Әнвәр Сәетгәрәй улы, 1928 елның 5 апрелендә Сарман районы Баткак авылында туган. Салкын Алан авылы мәктәбендә 7 классны бетерә. 1944 елның 10 ноябрендә, бөтенләй яшь егет булып, Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби укулар үткәннән соң, Ерак Көнчыгышта, Япония чикләрендә, 41630 нчы хәрби частьта элемтәче ( линейный настройчик) булып хезмәт итә. Үзе хезмәт иткән полк составында 1945 елда Японнарга каршы сугышта катнаша.Төрле авыр сынаулар үтеп, сугыш тәмамланганнан соң да, Кытай чигендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итүен дәвам итә.

ӘХМӘТОВ КОРБАНГАЛИ МИННӘХМӘТ УЛЫ

Әхмәтов Корбангали Миннәхмәт улы 1922 елның 23 гыйнварендә хәзерге Сарман районы Күктау авылында туган. 1940нчы елда Чистай шәһәре район хәрби комитетыннан Кызыл Армия сафларына алына. Өлкән сержант дәрәҗәсендә 611нче авиация истребитель полкында механик булып хезмәт итә.8 Һава армиясенең 2 Украина фронты составында фашистларга каршы сугышканда күрсәткән батырлыклары өчен 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ул хезмәт күрсәткән И-153 самолеты ватылмыйча 25 очыш ясый шуның белән ул летчикларга фашистларны тар-мар итүгә зур ярдәм күрсәтә.

ӘХМӘТСАФИН МӨХӘММӘТВАФА ӘХМӘТСАФА УЛЫ 04.10.1903 –04.05.2000

Ефрейтор. II Белоруссия фронтында 472нче саперлар батальонында сапер булып хезмәт итә. 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыкканчы “Ярыш” колхозында эшли. 2000 елда вафат.

ӘХМӘТШИН ХАРИС НӘҖИП УЛЫ

Әхмәтшин Харис Нәҗип улы 1926 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1968 елда вафат.

ӘХМӘТШИНА ҖӘМИЛӘ КӘРАМ КЫЗЫ

1923 елның 17 декабрендә Иске Байсарда туа, шунда яши. ll группа хезмәт инвалиды. Минзәлә фельдшер-акушерлык училищесын 1940 елда тәмамлаган кызны сугыш башланганның икенче көнендә - 1941 елның 23 июнендә армиягә алалар. Казандагы хәрби кыр хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы, комсорг була. 1945 елның 15 декабрендә хәрби хезмәттән азат ителә. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", соңыннан юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби хастаханә җитәкчелегенең рәхмәтләрен ала.

ӘҺЛЕТДИНОВ НӘҖИП ӘҺЛЕТДИН УЛЫ

1923 елның 19 июлендә Олыимән авылында туа, шунда томыш итә. 1942 елныь апрель аенда 19 яше тулганчы яуга чакырыла. Горький шәһәреннән 8 чакырым ераклыктагы лагерьда күнекмәләр узгач, сентябрьдә Калинин шәһәрен саклаучылар сафына җибәрелә. Ноябрьдә яралана. Терелгәч, 1943 елның 4 апреленнән 1322 нче танкка каршы көрәшүче полкның 2 нче батарея сафында Украина, Румыния, Германия, Польшадагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 1944 елның 8 сентяберендә кече серңант дәрәҗәсе бирелә. Җиңү бәйрәмен Чехословакиядә каршылый. Сугыштан соң Украинада хезмәт итә.