Сугышта катнашучылар

ШӘЙХИЕВ КИРАМ ФӘХРЕТДИН УЛЫ

Шәйхиев Кирам Фәhретдин улы,1926 елның 10 гыйнваренда Иске Камка авылында аерым хуҗалык булып яшәүче бик хезмәтчән гаиләдә туган. 1943 елда авылдан 17 яшлек 12 егет Кызыл Армия сафланыра чакырыла. Арзамас шәhәре янында тупланган 94 нче запас полкта әзерлек уза. 1944 елның июлендә 243 номерлы автоматчылар батальоны формалаша. Кирам Шәйхиев батальоны 3 нче Белоруссия фронтының 19 нчы танк бригадасы составында сугышта катнаша.Каты сугышлар белэн Польша аша Германия җиренә килеп җитә. Кирам Шәйхиевның фронт тормышында маршал Г.К. Жуковка донесение белән

ШӘЙХӘЙДӘРОВ КАМИЛ ШӘЙГӘРДӘН УЛЫ

1926 елның 10 апрелендә Әҗәкүл авылында туа, шунда яши. 1943 елның 8 ноябрендә яу кырына озатыла. II Ерак көнчыгыш фронтында сугыша. Җиңү көнен Комсомольск шәһәрендә каршылый. 1950 елга тикле шул шәһәрдә өлкән сержант булып хезмәт итә, топограф була. 1950 елның ноябрь аенда туган авылына кайта. Орден, медальләр белән бүләкләнә. Кайткач, "Актанышнефтепродукт" ААҖ 18 ел директор булып эшли. Соңыннан СХТ да инженер булып, 1986 елны лаеклы ялга туктый. Тырыш хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә. Тормыш иптәше Фазила белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

ШӘКҮРОВ ГАВИС ШӘКҮР УЛЫ

1926 елның 4 июнендә Олыимәндә туа, хәзер шул авылда яши. 1943 елның 7 нояберендә 17 яшьтә 5 ай чагында сугышка алалар. Сослангер лагерендә михнәт газапларын 6 ай татыганнан соң Белоруссия җирен фашистлардан азат итүчеләр сафына тупчы сыйфатында кушыла. I Белоруссия фронты составында 186 нче танкка каршы дивизион белән Варашаваны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Сугыштан соң Белоруссиядә хәрби цензурада эшли. Җиңүне Берлинда тантана итә. 1946 елны йөрәк өянәге белән хәрби хезмәттән азат ителә.

ШӘКҮРОВ МӘГЪРИФ ШӘКҮР УЛЫ

1924 елның 5 мартында Иске Сәфәрдә туа, шунда яши. 1942 елның көзендә 18 яшь ярымда яуга чакырыла. Горький шәһәре янынды күнегүләр узгач, 1943 елның гыйнварыннан I Белоруссия фронты сафында элемтәче сыйфатында Көнчыгыш Пруссия, Латвия, Литва, Эстониядән немецларны кууда,I, II Балтика буе фронтлары составында Витебск, Смоленск юнәлешендә сугышчан хәрәкәтләрдә, Ленинград камалышын өзүдә, Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Литвада каршылый.

ШӘМСИЕВ СӘЛӘХИ ШӘМСЕТДИН УЛЫ

1925 елның 1 октябрендә Яңа Балтач авылында туа. 1943 елның 15 гыйнварында (17 яшьтә) сугышка китә. I Украина, Белоруссия, Польша җирләрен азат итү сугышларында катнаша. Кече сержант чины бирелә. Къп тапкырлар яралана. Җиңүне Германиянең Колберг каласында каршылый. 1946 елның гыйнвар аенда сугыштан кайта һәм җирлектәге хуҗалыкта, учреңденияләрдә җаваплы урыннарда эшли. Авыл Советы башкарма коомитеты рәисе, партком секретаре вазифаларын башкара.

ШӘРИФУЛЛИНА МӨНӘВӘРӘ МАЛИК КЫЗЫ

1924 елның 2 гынварында Актаныш авылында туа. 1942 елның 18 маенда фронтка китә. Приморье краенда хезмәт итә. Туган якка 1944 елның февралендә кайта. Рядовой. Күп медальләр белән бүләкләнә. Әҗәкүл элеваторында ашханә мөдире, Гәрәй авылында счетовод, Ямалы элеваторында кассир-счетовод, райпода, 746 нчы ПМКда кассир булып эшли. Хезмәт ветераны. Ике кызы бар.

ШӘРӘПОВ ГАРӘБИ ШӘРӘФ УЛЫ

1924 елның 27 мартында Усы авылында туа. 1942 елның 27 октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. 4 ай Суслонда була, 11 нче запас укчы полкында, 1079 нчы полкта, 312 нче укчы дивизиядә хезмәт итә. Җиңү көнен Казанда каршылый. 1945 елның 1 ноябрендә туган якка кайта. Капитан.Майор. ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.

ШӘРӘФИЕВ САЛИХ ШӘРӘФИ УЛЫ

1926 елның 5 гыйнварында Иске Айман авылында туа. 1945 елның 4 гыйнварында сугышка китә. l Белоруссия фронты составында көрәшә. Җиңү хәбәрен Берлиннан 82 километр ераклыкта окопта ятканда ишетә. 1947 елга кадәр Германиядә, Белоруссиядә хезмәт итә. Кече сержант 1950 елның 16 октябрендә демобилизацияләнә. Тыныч тормышта шахтада, чирәм җирләрне эшкәртүдә тырышлык куя. "Германияне җиңгән өчен" һәм башка юбилей медальләре, Октябрь Революциясе ордены, "Хезмәттәге батырлык өчен", "Чирәм җирләрне үзләштергән өчен", "Ветеран труда" медальләре белән бүләкләнә.

ЯКУПОВ ГАБДУЛЛА ӘБҮБӘКЕР УЛЫ

Якупов Габдулла Әбүбәкер улы - 1921 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елда сугышка киткән, 1945 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1954 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ЯКУПОВ ҺАДЫЙ ЙОСЫФ УЛЫ

Якупов Һадый Йосыф улы - 1911 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елны сугышка киткән, 1945 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1987 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.