Сугышта катнашучылар

ЯЛАЛЕТДИНОВ ХАРИС ЯЛАЛЕТДИН УЛЫ

Ялалетдинов Харис Ялалетдин улы - 1909 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елны сугышка киткән, 1946 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1992 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ЯМАЛИЕВ СӘЛӘХЕТДИН ЯМАЛИ УЛЫ 07.07.1914 –1991

1941 елның маенда Кызыл Армиягә алынган һәм 33 аерым сапер батальонына сапер итеп җибәрелгән. 1944 елның 7 мартына кадәр шул батальон составында сугышларда катнашып каты яраланган. 466 номерлы госпиталдә ике ай ятканнан соң сугышка яраксыз диеп кайтарылып җибәрелгән. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.“Ярыш”колхозында бригадир вазыйфаларын башкарган.1991 елда ваф

ЯМАЛОВ МӘДӘВИ НӘҺРИ УЛЫ

1922 елның 1 августында Актаныш районының Ахун авылында туа. 1942 елның гыйнвар аенда сугышка китә. Бу вакытта аңа 20 яшь була. Беренче тапкыр сугышка кергән җире - Витебск шәһәре тирәсе. Яраланып госпитальдә дә ята ул. Терелеп чыккач, сугышчан юлы Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү көнен дә шул шәһәрдә каршылый. Туган авылына исә 1947 ел ахырында исән-сау әйләнеп кайтып якыннарын сөендерә. Сугышта сержант дәрәҗәсенә күтәрелә. "Батырлык өчен", "Җиңү өчен" медальләре белән бүләкләнә.

ЯРУЛЛИН ХӘСӘН ЯРУЛЛА УЛЫ

Яруллин Хәсән Ярулла улы Яруллин Хәсән Ярулла улы 1908 елның 25 маенда Күлле Кимедә 7 сыйныф укыганнан соң, 1926 елда дүрт айлык укытучылар әзерли торган курсны тәмамлый, укытучы булып эшли башлый. 1930 елда Казанда педагогия институтына укырга керә, аны 1933 елда тәмамлый. Институттан Алабуга педагогия училищесына физика-математика укытучысы итеп җибәрелә. 1941 елда ноябрь аенда укытучы Хәсән Яруллин солдат шинеле кия. 1943 елның дәһшәтле Курск дугасы сугышлары, Орел өлкәсенең Суворов авылы өчен барган каты сугышта ул авыр яраланып, бер елга якын госпитальдә дәвалана.

ҖАББАРОВ ФАТЫЙХ ҖАББАРОВИЧ УЛЫ

Җаббаров Фатыйх Җаббарович улы - 1905 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елда сугышка киткән, 1945 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1968 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ҮТӘМЕШ АВЫЛЫННАН ХӘЙРЕТДИН АБЫЙ СӘЛАХОВНЫҢ СУГЫШТА КЕРГӘН МИНА КЫЙПЫЛЧЫГЫ ӘЛЕГӘ КАДӘР БАШЫНДА САКЛАНА, ТӘНЕНДӘГЕ ҖӘРӘХӘТ ЭЗЛӘРЕ БҮГЕН ДӘ СЫКРЫЙ

Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана. –Без күргәннәр куркыныч төш кебек, – ди ул үзе. Хәйретдин абый тыныч тормышта да һәрчак җаваплы урыннарда эшли: авыл советы сәркатибе, аның җитәкчесе була, шулай ук мәдәният өлкәсендә дә үз эзен калдырган кеше. Хәйретдин абый тормыш иптәше Нәгыймә апа белән 70 елдан артык парлы гомер кичерә, балаларына, онык-оныкчыкларына үрнәк алар.

ӘГЪЛӘМ АБЫЙ БИЛАЛЕТДИНОВ СУГЫШКА 1943 ЕЛНЫҢ 20 ОКТЯБРЕНДӘ КИТӘ

“Әти, хәтта, Казанга кадәр озата барды“, – дип искә ала ул. Сугышның иң кызган мәлендә Монголиягә килеп эләгә. Аннан соң Японнар белән бәрелештә катнаша. Биредә аның кулбашы яралана. Владивосток шәһәрендә госпитальдә 4 ай ята. Сугыш тәмамлангач, хәрби хезмәттә кала. Туган нигезенә 7 елдан соң гына әйләнеп кайта. Иң элек туган авылында колхозда хезмәт итә. Райпода эшләп лаеклы ялга чыга. Ул тирә-якта оста умартачы буларак та таныш.

ӘМЕРТДИНОВ ЙОСЫФ ӘМИР УЛЫ

Әмертдинов Йосыф Әмир улы 1906 елда Иске Әлмәт авылында туа. Әнисе Шәмсениса 1910 елны иреннән аерылып Иске Кәшергә кайта. Йосыф ятимлектә дөньяның ачысын да, төчесен дә күп татый. 1941 елда сугышка алына. Хатыны Саимә 3 улы – Юныс, Гариф, Әнәсне ияртеп Бөгелмәгә чаклы озата.

ӘМИРСАЛИХОВ САЕТҖАН ӘМИРСАЛИХ УЛЫ

1923 елның 10 июнендә Дербешка поселогында туа. Сугышка 1942 елда китә. Украина, Белоруссия фронтларында сугыша. Җиңү көнен Австралиядә каршылый. Туган якка 1947 елның февралендә кайта. Сержант. "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Кайткач Дербешка, Әҗәкүл пристаньнәрендә хезмәт куя. Хатыны Хәдичә белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

ӘМИРХАНОВ ШӘКЕРТ ӘМИРХАН УЛЫ

1926 елның 16 гыйнварында Актаныш авылында туа. Фронтка 1944 елда китә. Япониягә каршы сугышта катнаша. Җиңү көнен Япониядә каршылый. Туган якка 1951 елда әйләнеп кайта. Рядовой. Медальләр белән бүләкләнә. Район Советы башкарма комитетында, комуналь хуҗалык җитәкчесе булып эшли. Актаныш май заводында эшләп лаеклы ялга чыга. Коммунистик хезмәт ударнигы. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.