Сугышта катнашучылар

ШАЯХМЕТОВ СОББУХ ШӘЯХМӘТ УЛЫ

Сугыштан соң Югары Чыршылы колхоз идарәсендә ярдәмче бухгалтер булып эшләүче, Сталинград өчен сугышучы Шаяхметов Соббух Шәяхмәт улы түбәндәгене сөйли (17.01.1963 ел): "Мин фронтка 19 яшемдә киткәндә бары тик җиңү турында, илебезнең изге туфрагына баскан дошманннарны юк итү турында гына уйладым. Халкым өчен, туган илнең бәйсезлеге өчен булган сугышта мине бернәрсә дә куркытмый иде.

ШИГАПОВ КИЯМ ШИГАП УЛЫ

Шигапов Киям Шигапулы - 1901 елда Миңлебай авылында туган. 1941 елны сугышка киткән, 1945 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1968 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ШИҺАБЕТДИНОВ СӘЛӘХЕТДИН ШИҺАБЕТДИН УЛЫ

Шиһабетдинов Сәләхетдин Шиһабетдин улы

ШЫГАЙ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СУГЫШ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ АМАНУЛЛА АБЫЙ ГЫЙБАДУЛЛИННЫҢ СУГЫШЧАН ЮЛЫ 1943 ЕЛДА БАШЛАНА

Аларны иң элек Буага алып китәләр. Аннан Горький өлкәсенә җибәрәләр. Аманулла абый 6 ай дәвамында снайперлар әзерләү мәктәбендә хәрби күнекмәләр ала.

ШӘЕХ ФӘРДИ УЛЫ ФӘРДИЕВ

Шәех Фәрди улы Фәрдиев 1923 елда Актаныш районының Әнәк авылында туа. 1942нче елда Бөек Ватан сугышына китә, туган авылына 1947нче елда гына әйләнеп кайта. Колхозда хуҗалык мөдире булып эшли. 1948нче елда ул Шәрип Шәймиевның олы кызы Дөргалия апага өйләнә. Дөргалия апа тормышның ачысын-төчнсен күп татыган тырыш кыз була. Урман да кисә ул, печән дә чаба,ашлык та ура. Югары уку йортларында уку насыйп булмый аңа. Югыйсә зирәк,акыллы Дөргалиядән менә дигән белгеч чыгар иде.Шәех абый белән Дөргалия апа бергәләп 6 бала үстерәләр.

ШӘЕХҖАНОВ МӨБАРӘК ШӘЕХҖАН УЛЫ

1924 елның 30 сентябрендә Сәфәр авылында туа. Фронтка 1942 елның июнендә китә. Белоруссия фронтында сугыша. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Туган якка 1946 елда әйләнеп кайта. Рядовой. Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Әнәк авылында зоотехник булып эшли. Актанышта мал табибы булып эшләгәндә лаекты ялга чыга. "Социалистик ярышта җиңүче", "Коммунистик хезмәт ударнигы" исемнәренә лаек була. Хатыны белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.

ШӘИМОВ ҖӘҮДӘТ ШӘЙМӨХӘММӘТ УЛЫ

1926 елның 15 августында Яңа Богады авылында туа, шунда тормыш иткән. 1943 елның 7 нояберендә 17 яшьлек егетне дошманга каршы корәшкә җибәрәрләр Яугир икенче Ерак көнчыгыш фронтында япон гаскәрләренә каршы көрәшә. Рядовой солдат Җиңү көнен Харбин шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәч тә тиз генә өенә кайту насыйп булмый аңа. Урау юллар үтеп, 1950 елның декабрь аенда гына авылына кайтып җитү бәхетенә ирешә. "Бөек Ватан сугышы" ордены,юбилей медальләре белән бүләкләнә. Кайткач "Богады" колхозында хисапчы булып эшли. 1986 елны лаеклы ялга туктый.

ШӘЙДУЛЛИН РӘХИМҖАН ГАЙСӘ УЛЫ

Шәйдуллин Рәхимҗан Гайса улы 1925 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елда фронтка алына. 1987 елда вафат.

ШӘЙМИЕВ ШӘРИП ШӘЙМӨХӘММӘТ УЛЫ.

1901 елда Калинин районы Әнәк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең әтисе, районның иң хөрмәтле хуҗалык җитәкчеләренең берсе. Туган авылында "8 Март" күмәк хуҗалыгын оештыруда башлап йөри һәм аның беренче рәисе итеп сайлана. 1941 елның августында Бөгелмә шәһәре аша бик күп авылдашлары белән беррәттән сугышка китә. Мәскәү астында барган сугышларда каты яраланып кайткач, Пучы авылына караган "1Май" хуҗалыгын озак еллар җитәкли.

ШӘЙХЕТДНОВ ЯРУЛЛА НУРЕТДИН УЛЫ

Шәйхетднов Ярулла Нуретдин улы, 1910 елда Беренче Май районыТүбән Абдул авылында колхозчы гаиләсендә туган. Ул дүртенче сыйныфка кадәр Түбән Абдул башлангыч мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач “ Путь к коммунизму” колхозы атлар фермасын җитәкли. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда сугышка мобилизация буенча чакырыла. Сугышта ул бик төз атуы белән аерыла, шуңа аны сапёрлар отрядына билгелиләр.