Труженики тыла

ХӘБИРОВ ГАББАС ХӘБИРОВИЧ

Хәбиров Габбас Хәбирович (1894 - 30.11.1947) Әтисе - Габделхәбир (1857/1862 - 1907) Габделхафиз (1821 - 1901) Әнисе - Бибифатыйма Сираҗетдин кызы (1863 - ?) Габбас Хәбир улы Хәбиров Зирекле авылында 1894 елда туган. 12 яшендә өч кече туганы белән ятим калган. 1914 елда Герман сугышына алына һәм Хөсәенов Минвәли абзый белән Германиядә әсирлектә булалар. 1918 елда гражданнар сугышында, продотрядларда, мамонтовчыларга каршы сугышларда катнаша.

ХӘЙРЕТДИНОВА ЗӘКИЯ БИЛЬДАН КЫЗЫ

Хәйретдинова Зәкия Бильдан кызы 1927 нче елның 24 апрелендә туган. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә сугыштан соңгы елларда дуңгыз фермасында дунгыз караучы булып эшли. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә 7 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Шул ук колхоздан 50 яшендә пенсиягә чыга. Пенсиягә чыккач берничә ел авыл советы кушуы буенча халыктан сөт җыючы булып эшли. Тиздән Зәкия апа 94 яшен тутыра. Бүгенгесе көндә Әлмәт шәһәрендә кызында яши. ( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).

ХӘЙРЕТДИНОВА МИННАФА

Йөз еллык гомер – язмыштан бүләк Җәйнең беренче ае июньдә Базарлы Матакта яшәүче Миннафа әби Хәйретдиновага йөз яшь тулды.Аны шундый абруйлы,олы юбилее белән балалары һәм оныклары гына түгел, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре,ветераннар оешмаларынын район советы вәкилләре дә котлады.Шулай итеп Миннафа әби гомеренең бер гасырлык чиген үткән дүртенче райондашыбыз булды. Әйе, бүген Әлки җирендә 100 яше тулып узган әби һәм бер бабай яши. Һәркем күнеленә хуш килерлек факт бит бу!

ХӘЙРУЛЛИНА ВАФИРӘ МӨХӘМММӘТГАЛИ КЫЗЫ

Шәмбалыкчы авыл җирлегенең, Шәмбалыкчы авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Хәйруллина Вафирә Мөхәмммәтгали кызы 1931 нче елның 29 нчы октябрендә мулла гаиләсендә 3нче бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа 9 яшь була. 4 ел Шәмбалыкчы мәктәбендә, 3 ел Ябалак мәктәбендә белем ала. Әтисе завхоз, бригадир, әнисе колхозчы була.

ХӘЙРУЛЛИНА ГАЛИЯ ХӘМИТ КЫЗЫ

Күп балалы гаиләдә баш бала булып туган Галия Хәмит кызының балачагы сугыш алды елларында туган яшьтәшләренекеннән аерылмый, диярлек. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, эшкә керә ул: колхозда да эшли, урманын да кисә, Горький якларында торф та чыгара. Колхозда кая кушалар, шунда эшли Галия апа. Гектарлап чөгендер утау, сарык йоны алу, колхоз кишерен утау, алуда зурлар белән бертигез эшләргә туры килә аңа. Татар Карамалысы авылы егете, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла абый белән гаилә кора, өч бала таба Галия апа. Кызганыч, баш балалары, бала чакта ук авырып, вафат була.

ХӘЙРУЛЛИНА НАИЛӘ ИДИЯТОВНА

1934 елның 10 октябрендә хәзерге Әлки районының Югары Әлки авылында туа. 7 сыйныф укыганнан соң колхозга эшкә керә. 1954 - 1983 елларда колхозда эшли: бозау караучы, дуңгыз караучы, сарык караучы, сыер савучы булган. 1966г. - Знак Почета ордены,1985 г. - "Хезмәт кызыл байрагы"ордены белән бүләкләнгән, 1990г. - " ТАССРның атказанган терлекчесе" исеме бирелгән. Бик күп еллар авыл һәм район советы депутаты булып торган. 2013 елның 21 июнендә вафат була. Югары әлки авылында җирләнгән.

ХӘКИМОВА ФӘНИЯ ӘХМӘТХАН КЫЗЫ.

“Безнең балачагыбыз бик авыр елларга туры килде. Өс-баш начар, ул да берәр генә кат. Мунчага юынырга кергәч, салган киемнәребезне тизрәк юып элә идек-кабат киеп чыгарга кирәк. Аякта – чабата, аның да күтәрелмәлесе бөтен кешедә дә юк иде. Өйләргә салам ягып җылытабыз. Әнинең самовар кайнатканда кырыйларына тезеп бәрәңге пешерүе-иң сөенечле вакыйга булгандыр, мөгаен. Тик ул берәр генә эләгә иде шул! Әтнә базарыннан кәҗә мамыгы алып кайтып, йон бияләйләр бәйли идем (10 яшь чамалы булганмындыр). Акчасын җыеп кына бирәләр иде. Әти үлгәч,аны күмәргә шул акчаларны барып алып кайттым.

ХӘЛИЛОВА (ВӘЛИЕВА) МӘҮЛИХА ШӘМСИ КЫЗЫ

1932 нче елның 18 мартында Татарстан АССРның Саба районы Орымширмә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Шул авылда башлангыч белем ала. Мәүлиха апаның бабасын кулак дип, бөтен булган әйберләрен алып урамга куып чыгарганнар. Бер өйләре озак еллар мәктәп вазыйфасын башкарган. “Без шунда укыдык,” – диде Мәүлиха апа. Алар сугыш башланганчы, Эрбет дигән җиргә киткән булганнар. Сугыш башланганын шунда ишеткәннәр. Әтисе, сугышка киткәнче дип, гаиләсен авылга кайтарып куйган. Үзе сугышка киткән. “Ике тапкыр үлгән дигән хәбәре килде,” – ди Мәүлиха апа.

ХӘЛИЛОВА (МӨБӘРӘКҖАНОВА) ШӘМСЕНУР МӨБӘРӘКҖАН КЫЗЫ

1924 елның 13 февралендә Тенеки авылында дөньяга килә. 1937 нче елда аларның гаиләсе Йосыф-Алан авылына килеп төпләнә. Шәмсенур апа, 4 класс укыганнан соң, әнисенә ярдәм итәргә фермага йөри. Өйдәге кечкенә энеләрен карау да күп вакыт аның өстендә була. Сугыш чыккач, яшь кызны окоп казырга җибәрәләр. Аннан кайтуга, әтисе белән урман кисәргә йөри. Кая кушсалар, шунда тырышып эшли ул. Фермада бозаулар да карый, сыер да сава. 1952 нче елны Юлбат авылы егете Галиәхмәткә кияүгә чыга. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыш юлларын үткән Галиәхмәт абый 1979 нчы елда бакыйлыкка күчә.