ХӘСӘНШИНА МИНҖИХАН
Ана батырлыгы Сугыш вакытында булсын, тыныч чорда булсын ил өчен зур эшләр эшләгән, батырлыклар кылган каһарман кешеләр бар. Аларның батырлыгы салына, алар хакында әсәрләр языла, телдән- телгә күчеп сөйләнә. Ә менә ил өстенә бәла килгән авыр елларда үзе дә бала гына килеш ятимнәрне канат астына җыеп ач үлемнән саклап калган, әниләреннән мәхрүм калган сабыйларга йөрәк җылысын бирә алган, аларның хәркайсын үз балалары белән тигез күреп тәрбияләгән һәм бер дигән кешеләр итеп үстергән ана батыр түгелмени !?



