Труженики тыла

ХАСАНОВА РАУЗА ШӘМСЕВӘЛИ КЫЗЫ

Хасанова Рауза Шәмсевәли кызы 1932 елның 2 февралендә Пәрәү авылында туа. Гаиләдә дүрт бала булалар. Рауза апа иң олысы. Барлык яшьтәшләре кебек ачлыкны да, юклыкны да күреп яши. Окоп та казый, утын кисәргә дә бара, чиләк-көянтә белән кырда эшләүчеләрне ашатырга йөри. Әтисе 1941-1945 елларда сугышта булганда Рауза апага олы бала буларак әнисенә бик булышырга туры килә. Рауза апа Миннулла абый белән гаилә корып биш бала үстерәләр. Бик иртә тол кала. Барлык балаларын да эш сөючән итеп үстерә. Хәзерге көндә балалары тәрбиясендә яши.

ХАСАНОВА САИМӘ ШӘҺИДУЛЛА КЫЗЫ

Хасанова Саимә Шәһидулла кызы 1927 елның 18 нче июлендә Пәрәү авылында туып үсә. Гаиләдә биш бала, Саимә апа дуртенчесе. Бала чактан урак ура, утын турый. Сугыш елларында окоп казый йөри. Сугыш беткәннән соң, лаеклы ялга чыкканчы сыер сава. “Мактау билгесе” ордены, “Хезмәттәге уңышлары өчен”, “Социалистик ярыш җиңүчесе”, “Ленинның тууына йөз ел тулу уңаеннан”, “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны”, юбилей медальләре белән бүләкләнә, “Районның иң яхшы сыер савучысы” исеменә лаек була. Бүгенге көндә килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

ХАСАНОВА ТАЛИЯ САМИГУЛЛА КЫЗЫ

Хасанова Талия Самигулла кызы 1927 нче елның 2 нче июлендә Апас районының Тутай авылында туган. Сугыш башланыр алдыннан 1939 нчы елда аларның гаиләсен вербовать итеп Уралга җибәрәләр. Аннан сугыш беткәч, 1946 нчы елда гына кайталар.

ХАСАНШИН ГАБДРАХМАН ХАСАНША УЛЫ

Тыл ветераны Хасаншин Габдрахман Хасанша улы, 1931 нче елның 20 нче январендә Татарстан Республикасы Саба районы Татар Икшермәсе авылында туган. “Сугыш башланганын әтидән ишеттем. Безнең гаиләдән әти һәм ике абый сугышка киттеләр. Өчесе дә кире кайтмадылар , сугышта үлеп калдылар.

ХАСАНШИН МАРДАНША ХАСАНША УЛЫ

“Хасаншин Марданша Хасанша улы, әниемнең этисе, 1894 нче елның 17 сентябрендә Сарман авылында крестьян гаиләсендә туа. Сугышка кадәр колхозда балта остасы булып эшли. 1942 нче елның 20 декабрендә Сарман районы хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. 234 нче минометный полкта сугыш юлын башлап җибәрә. 1нче Белоруссия фронтларында сугыша.Ул батырлыклары өчен “Медаль за взятие Берлина”, “Медаль за победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

ХАТЫЙПОВА РАВЗА ГАРИФУЛЛА КЫЗЫ

Хатыйпова Равза Гарифулла кызы 1927 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Апас районы Апас авылында туа. Балачагы шунда үтә. Сугыш вакытында төрле эшләрдә эшли. Ул укытучылык һөнәрен үзләштерә. 1945 елдан алып 1984 елга кадәр Равза апа Югары Балтай авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. 1990 елга кадәр балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып намус белән хезмәт итә. Шушы авылда ул үзенең гомерлек яры – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Хатыйп улы белән таныша һәм 1950 елда гаилә корып җибәрәләр. Бергә тату, матур тормыш итәләр. Ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

ХАФИЗОВА МӨСФИЯ ШӘЙМӨХӘММӘТ КЫЗЫ

23 апрельдә 90 яшен тутырган Мөсфия апа – Рангазар кызы. Балачагы сугышка кадәр туган яшьтәшләренекеннән бер ни белән дә аерылмый диярлек. 4 класс белем белән чикләнергә туры килә Мөсфия апага. Иртә кул арасына кереп, хуҗалыктагы эшләрне дә башкара, колхоз эшенә дә йөри. “Сугыш чорында әни сыер асрады. Ачлыктан да, кан чиреннән дә шул сыер коткарды безне. Налогларны да шуның белән түләдек. Әти сугыштан кайтмады. Калуга өлкәсендә һәлак булган, шунда җирләнгән. Әни дә 51 яшендә вафат булды”- дип искә ала Мөсфия апа.

ХАФИЗОВА ШӘМСЕҖИҺАН МӘҖИТ КЫЗЫ

Хафизова Шәмсеҗиһан Мәҗит кызы 1925 елның 2 сентябрендә Сарман районы Иске Имән авылында туган. Яшьли кул арасына керә, йорт эшләрен башкару белән бергә энеләрен дә карау Шәмсеҗиһан апа өстендә була. Бөек Ватан сугышы чорында кайда кушсалар, шунда: Любян урманнарын кисүдә, Чугунскида юл төзелешендә, колхозда хезмәт куя. Гомере буе колхозда эшли, гектарлап чөгендер эшкәртә, сарыклар карый, каравылда да тора. Зарлануны белми Шәмсеҗиһан апа, “эшләдек тә, эшләдек инде”,- дию белән чикләнә.

ХАҖИЕВА (НӘГЫЙМУЛЛИНА) ӘЛФИНУР НӘГЫЙМУЛЛА КЫЗЫ

Әбием Хаҗиева Әлфинур Нәгыймулла кызы 1926 елның 6 гыйнварында Юлбат авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. Әтисе Нәгыйм Сафиулла улы сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. 1942 елның июлендә абыйсы Мәүлетҗан да сугышка алына. Бөтен авырлык әбиемә һәм аның энесе Хәкимгә кала. 1942 елның көзендә әбиемне ФЗӨ гә җибәрәләр. Монда да аны авыр сынаулар көтә. 6-7 айдан, ФЗӨ таралгач, авылга кайта. Озак тормый, Юдинога баржа бушатырга китә. Баржа бушату, урман кисү кебек авыр эшләрне башкара яшь кыз. 15 - 16 яшьтә Шәмәрдәндә дә шундый ук авыр хезмәт көтә.

ХИРДАНОВА ӘМИНӘ ГЫЙЛӘЖЕТДИН КЫЗЫ

Хирданова Әминә Гыйләжетдин кызы 1927 нче елның 5 нче февралендә Саба районы Олы Кибәче авылында урта хәлле гаиләдә туа. Әти әнисе, ике апасы,дүрт абыйсы бу төпчек кызны бик яраталар. Мәктәпкә әйбәт билгеләргә генә укый,бигрәк тә арифметиканы үз итә Әминә. Күпме күргән әтиләренең үлеп китүе аркасында ул бары тик дүрт кенә ел укып кала. Аннары бу хәсрәткә әнисен югалтуиачысы да килеп кушыла. Ярый әле бу үсмер кызны туганнары үз канаты астына ала.