Труженики тыла

ХӘЛИЛОВА ЗӨБӘРҖӘТ САЛИХ КЫЗЫ

Зөбәрҗәт апа 1931 елның 27 маенда Мортыштамак авылында туган. Туганнары күп булса да, бары өчесенә үсеп җитеп, гаилә кору насыйп була. Хәлле генә яшәгән гаиләгә узган гасырның репрессия шаукымы тими калмый. Әтиләре Мөхәммәтсалих гаиләсен алып Таҗикстанга чыгып китә, үзе шунда вафат булып кала. “Без киткәч, әтиләрнең кунакка йөри торган аты белән кошовкасында колхоз рәисе йөргән”,- дип искә ала Зөбәрҗәт апа. Бераз соңрак гаилә яңадан туган нигезенә кайтып төпләнә.

ХӘЛИУЛИНА ЗӨЛФИЯ ШӘРИФУЛЛА КЫЗЫ

Хәлиуллина Зөлфия Шәрифулла кызы 1929 нчы елның 12 нче январенда Әлки районы Иске Әнҗерә авылында 7 балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе-Газизов Шәрифулла, әнисе-Газизова Мәкълифә.Ул 10 еллык мәктәпне бетергәч, Түбән Әлки авылында 7 ай бухгалтериядә эшли. Аннан соң Куйбышев (Спасс) педучилищесына укырга керә. 1948 нче елдан балаларга белем бирә башлый. 1984 нче елда пенсиягә чыга. 1992 нче елга кадәр эшен дәвам итә. Зөлфия апа эшен бик яратып башкара , укучылар да аны үз итәләр. 1970 нче елда Әлки районының Хезмәт Даны китабына кертелә.

ХӘЛИУЛЛИН ШӘЙХУЛЛА ХӘЛИУЛЛА УЛЫ

Хәлиуллин Шәйхулла Хәлиулла улы (16.06.1905 - 09.10.1981). Казан губернасы Тәтеш өязе (Хәзерге Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы) Олы Яңасала авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе: Заһидуллин Хәлиулла -1911 елдан 1922 елга кадәр Казан дары заводында эшләүче эшче-йөкче, 1922 елда вафат. Әнисе: Мөхәммәтгалиева Фәйризиган 1922 елда Казан дары заводына эшкә урнаша һәм 1931 елда пенсиягә чыкканчы 5 производствода химия җитештерү аппаратчысы булып эшли, 1946 елда вафат була. Шулай ук Казан дары заводында аның абыйсы һәм апасы да эшләгән. 1919 елда авыл мәктәбен тәмамлый.

ХӘМИТОВА МӘГЪЛҮМӘ ХАРИС КЫЗЫ

Мәгълүмә апа 1932 елның 10 сентябрендә Югары Әлки авылында дөньяга килгән. Әтисе Харис абыйның беренче гаиләсеннән 4 баласы ятим калган була, Мәгълүмә апаның әнисе шул 4 балага әни булып килә һәм аларның тагын 5 баласы туа, ул беренче булып дөньяга килә. Шулай итеп Мәгълүмә апаның әти-әнисе гаиләдә 9 бала тәрбияләп үстергәннәр. Мәгълүмә апага 9 яшь вакытта Бөек Ватан сугышы башланган. Ул ачлыкны-ялангачлыкны күп күргән. Олырак апаларына ияреп кырга, төрле эшкә йөргән. 6 класс белем алган, 7нче классны укып бетерә алмаган, чөнки кыш көне кияргә киеме булмаган.

ХӘМИТОВА ӘМИНӘ ФӘЙЗРАХМАН КЫЗЫ

Хәмитова Әминә Фәйзрахман кызы 1932 елның 20 маенда Зур Куккуз авылында дөньяга килә.Төрле авыр хезмәтләрдә катнаша.35 ел сыер саудым дип искә ала.1954 елда Хәмитов Варис абый белән тормыш корып җибәрәләр.5 баланы аякка бастыралар.Бугенге кондэ килене тэрбиясендә гомер кичерә.

ХӘМӘТВӘЛИЕВА САФИЯ ВӘЛИУЛЛА КЫЗЫ

Хәмәтвәлиева Сафия Вәлиулла кызы 1912 елның 12 маенда Карамалы авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Гомере буе колхозда эшләгән. 9 бала тәрбияләп үстергән. 1994 елның 29 мартында вафат булган. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

ХӘМӘТҖАНОВА ГӨЛЗӘМИНӘ ХӘЙДӘР КЫЗЫ

Тыл хезмәтчәне Гөлзәминә апа 1925 елның 5 июлендә Әлки районы Түбән Әлки авылында колхозчы гаиләсендә 5нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Хәйдәрҗан абый гомере буена колхозда эшли. Гөлзәминә апа 7 класс белем ала. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Аннары аларны Казан ягына торф чыгарырга җибәрәләр. Эшебез бик авыр иде, дип искә ала Гөлзәминә апа ул чакларны. Казаннан кайткач, ул укытучы булып эшли.

ХӘСӘНОВА ТӘГЪЗИМӘ МӨГЪЛИ КЫЗЫ

Хәсәнова Тәгъзимә Мөгъли кызы 1929нчы елның 10нчы ноябрендә туа.Тәгъзимә апалар гаиләдә 7 бала үсә. Бер абыйсы сугышта катнаша. 1936нчы елда Өчиле башлангыч мәктәбенең1нче сыйныфына укырга керә. Анда ул 4 класс белем ала. Ә 5-7нче классларны Югары Утар авылы мәктәбенә йөреп укый. Бала чагы, яшьлек еллары авыр сугыш еллрына туры килгәч, ул югары белем ала алмый.

ХӘСӘНШИН ФАЯЗ ХӘСӘНША УЛЫ

Хәсәншин Фаяз Хәсәнша улы 1930 елның 15 январендә элекке Ворошилов районы Торнаташ авылында крестьян гаиләсендә туа. Абдулл җиде еллык мәктәбен 1943 елда тәмамлый. Балачак hәм яшьлек еллары авыр сугыш чырларына туры килә.Авылда ирләр юк, бар кеше сугышта. Бар эш хатын кызлар hәм яшьләр өстендә. 1947 елда Чаллыга механизаторлар курсына укырга җибәрәләр, бер ел укып бетергәч, туган авылы, Торнаташка кайтып, механизатор булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы намус белән хезмәт итә. Эшләү дәверендә берничә ел алдынгылыкны яулый. Районның, Республиканың бүләкләренә лаек була.