ГЫЙНИЯТУЛЛИН ГАББАС ГЫЙНИЯТУЛЛА УЛЫ
ГЫЙНИЯТУЛЛИН Габбас Гыйниятулла улы (15.5.1905, хәзерге Чистай районы Кызыл Ялан авылы - 13.4.1968, шунда ук), Советлар Союзы Герое (17.11.1943), сержант (1943). 1927-29 елларда һәм 1941 дән Кызыл Армиядә. 1941нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 69 нчы механикалаштырылган бригаданың (3 нче гвардия танк армиясенең 9 нчы механикалаштырылган корпусы) танкка каршы атучылар отделениесе командиры. Брянск, Үзәк һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Орёл һөҗүм операциясендә (1943), Украинаны азат итүдә катнаша.