ДАУТОВ Искәндәр Садыйк улы (2.9.1923, хәзерге Омск өлкәсе Исилкүл шәһәре - 26.9.1943, Чернигов өлкәсенең Репкин районы Неданчичи авылы җирләнә), Советлар Союзы Герое (15.1.1944, вафатыннан соң), гвардия рядовое. Петропавловск авыл хуҗалыгы техникумының ике курсын тәмамлый (1942). Петропавловск ит комбинатында мастер булып эшли. 1942 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 58 нче гвардия кавалерия полкы пулемётчысы (61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе). Брянск һәм Үзәк фронтлар гаскәрләре составында Орёл һәм Чернигов-Припять һөҗүм операцияләрендә (икесе дә 1943) катнаша. 1943 нең 26 сентябрендә Днепр елгасын кичеп, Нивки авылы (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагинск районы) янында батырлык күрсәтә: беренче булып елганы кичә; сугышта һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. Петропавловск шәһәрендә Даутов бюсты урнаштырыла. Петропавловскида 26 нчы номерлы һөнәри белем бирү училищесе һәм Неданчичи авылы урамы аның исемен йөртә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - казахстанцы. А.-А., 1968. Кн. 1; Шлевко Г.М. Ради жизни на земле. Омск, 1972; Навечно в сердце народном. Минск, 1984; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.