Герои Советского Союза

ГАЛИЕВ НУРГАЛИ МӨХӘММӘТГАЛИ УЛЫ

ГАЛИЕВ Нургали Мөхәммәтгали улы (25.5.1914, Оренбург өлкәсенең хәзерге Шарлык районы Сарманай авылы- 28.4.1977, Төркмәнстан ССР, Ашхабад шәһәре), Советлар Союзы Герое (26.10.1943), гв. рядовое. Сугышка кадәр ташчы булып эшли. 1941 елның октябреннән Кызыл Армиядә. 1943 нең мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 387 нче аерым сапёр батальоны (7 нче гв. армиясенең 213 нче укчы дивизиясе) сапёры. Воронеж, Дала, 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында катнаша (1943).

ГАЛИМОВ ВАХИТ ГАЗИЗ УЛЫ

ГАЛИМОВ Вахит Газиз улы (1921, Башкортстан Республикасының хәзерге Чакмагыш районы Иске Балак авылы - 28.9.1943, Украина ССР, Днепровский авылы) Советлар Союзы Герое (22.2.1944, үлгәннән соң), гвардия өлкән сержанты. Колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 100 нче гвардия укчы полк (6 нчы армиянең 35 нче гвардия укчы дивизиясе) снайперы.

ГАЛИМҖАНОВ СӘЛИМҖАН ГАЛИМҖАН УЛЫ

ГАЛИМҖАНОВ Сәлимҗан Галимҗан улы (25.9.1915, хәзерге Башкортстан Республикасының Аскын районы Төлгезбаш авылы - 12.7.2005, Екатеринбург шәһәре), Советлар Союзы Герое (26.10.1943), гвардия кече сержанты. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1942 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 225 нче гвардия укчы полкы (7 нче гвардия армиясенең 78 нче гвардия укчы дивизиясе) укчысы.

ГАРИФУЛЛИН ГАБДУЛЛА ГАРИФУЛЛА УЛЫ

ГАРИФУЛЛИН Габдулла Гарифулла улы (3.1.1925, Арча кантоны, хәзерге Балтач районы Яңгул авылы - 1.8.2002, шунда ук), Советлар Союзы Герое (15.5.1946), сержант. ФЗӨ мәктәбен (1940, Донецк шәһәре), агрономнар курсларын (1952, Казан) тәмамлый. 1941-42 елларда Чиләбе трактор заводында, Балтач районының «Яңа тормыш» колхозында эшли. 1942 елның августыннан Кызыл Армиядә. 1942 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче җиңел артиллерия бригадасының 54 нче җиңел артиллерия полкында (5 нче удар армиянең 6 нчы артиллерия корпусы 2 нче артиллерия дивизиясе) орудие командиры.

ГАРНИЗОВ МИХАИЛ ТИХОНОВИЧ

ГАРНИЗОВ Михаил Тихонович (1924, Тәтеш кантоны Шигали авылы - 28.8.1943, Полтава өлкәсе Пархоменко авылы), Советлар Союзы Герое (10.1.1944, үлгәннән соң), гвардия сержанты. Куйбышевта 2 нче ФЗӨ мәктәбен тәмамлаганнан соң, Куйбышев шәһәре кондитер фабрикасында эшли. 1942 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 200 нче гвардия укчы полкы (4 нче гвардия армиянең 68 нче гвардия укчы дивизиясе) пулемётчысы. Воронеж фронты гаскәрләре составында Белгород-Харьков һөҗүм операциясендә катнаша (1943).

ГАТАУЛЛИН ӘНВӘР ҖИҺАНГИР УЛЫ

ГАТАУЛЛИН Әнвәр Җиһангир улы (23.2.1923, Пермь шәһәре - 26.8.1994, шунда ук), Советлар Союзы Герое (18.8.1945), гвардия подполковнигы. Омскидагы хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1942). 1940 елдан Кызыл Армиядә. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 99 нчы гвардия аерым разведка авиациясе полкында (15 нче һава армиясе) звено командиры. Брянск, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Орёл, Брянск (икесе дә 1943), Ленинград-Новгород һәм Рига (икесе дә 1944) һөҗүм операцияләрендә, Курляндия ярымутравында дошман төркемен камап алуда (1945) катнаша.

ГАФИЯТУЛЛИН ГАЗИНУР ГАФИЯТУЛЛА УЛЫ

ГАФИЯТУЛЛИН Газинур Гафиятулла улы (13.1.1913, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Сугышлы авылы- 14.1.1944, Псков өлкәсе, Великие Луки районы Овсище авылы, Мякотино авылында җирләнә), Советлар Союзы Герое (4.6.1944, үлгәннән соң), сержант. Колхозда, урман сәнәгате хуҗалыгында эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче укчы полкның (22 нче армиянең 37 нче укчы дивизиясе) отделение командиры урынбасары.

ГОБӘЙДУЛЛИН ГЕННАДИЙ ГОБӘЙДУЛЛА УЛЫ

ГОБӘЙДУЛЛИН Геннадий Гобәйдулла улы (15.6.1914, Казан губернасы, Цивиль өязе Токаево авылы - 15.5.1981, Приморье крае, Кавалерово районы Хрустальный шәһәр тибындагы поселог), Советлар Союзы Герое (24.3.1942), гвардия өлкән лейтенанты. Арзамас пулемётчылар училищесен тәмамлый (1943). 1932-36 елларда Балахна электр станциясендә һәм Горький автомобиль заводында эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә. 1941 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 24 нче гвардия миномёт дивизионының (29 нчы армия) разведчиклар отделениесе командиры.

ГОВОРОВ ЛЕОНИД АЛЕКСАНДРОВИЧ

ГОВОРОВ Леонид Александрович (22.2.1897, Вятка губернасы, Яранск өязе Бутырки авылы - 19.3.1955, Мәскәү), Советлар Союзы Маршалы (1944), Советлар Союзы Герое (1945). 1909-16 елларда һәм 1917 нең ноябреннән 1918 нең сентябренә кадәр Алабуга шәһәрендә яши. Алабуга реаль училищесен (1916), Константинов артиллерия училищесен (1917), командирлар составын камилләштерүнең артиллерия курсларын (1926), Югары академия курсларын (1930), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1933, Мәскәү), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясен (1938) тәмамлый.

ГОНТАРЬ КОНСТАНТИН МИХАЙЛОВИЧ

ГОНТАРЬ Константин Михайлович (5.3.1921, Краснодар шәһәре - 22.5.2003, Мәскәү), Советлар Союзы Герое (2.11.1944), подполковник (1957). Казан пехота училищесен тәмамлый (1940). 1938 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 95 нче укчы полкның (14 нче армиянең 14 нче укчы дивизиясе) батальон командиры. Төньяк һәм Карелия фронтлары гаскәрләре составында Карелия, Норвегияне азат итүдә, Петсамо-Киркенес һөҗүм операциясендә (1944) катнаша.