Герои Советского Союза

ГОРБАНЁВ НИКОЛАЙ КУЗЬМИЧ

ГОРБАНЁВ Николай Кузьмич (14.5.1922, Воронеж өлкәсенең Россошь районы Поповка авылы), генерал-майор (1968), Советлар Союзы Герое (13.9.1944). Педагогика училищесен (1940, Россошь шәһәре), Харьков артиллерия училищесен (1942), Бронетанклар һәм механикалаштырылган гаскәрләр хәрби академиясен (1951, Мәскәү) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында - танкка каршы атучы батарея командиры. Яссы-Кишинёв һөҗүм операциясендә батырлык күрсәтә (1944).

ГОРДОВ ВАСИЛИЙ НИКОЛАЕВИЧ

ГОРДОВ Василий Николаевич (30.11.1896, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Матвеевка авылы - 24.8.1951, Самара шәһәре), генерал-полковник (1943), Советлар Союзы Герое (6.4.1945). Татар милләтеннән. Өлкән командирлар составы (1925), «Выстрел» (1927) курсларын, Мәскәүдәге М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1932) тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышында өлкән унтер-офицер. 1917 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышында Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда рота, батальон, полк белән җитәкчелек итә, Н.И.Махноның Крәстияннәр армиясенә, Урта Азиядә баш күтәргән милли частьләргә каршы сугышларда катнаша.

ГРАФОВ ВЛАДИМИР СЕРГЕЕВИЧ

ГРАФОВ Владимир Сергеевич (28.6.1913, Самара губернасы Бөгелмә шәһәре- 9.12.1991, Казан), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), подполковник (1956). Казан югары танк командирлары училищесен тәмамлый (1942). Туган авылында МТС директоры булып эшли. 1935-37 елларда һәм 1939 дан Кызыл Армиядә. 1939 да Халхин-Гол елгасы буенда япон милитаристларына каршы сугышта катнаша. 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, мотоциклет батальоны (1 нче гвардия танк армиясенең 8 нче гвардия механикалаштырылган корпусы) командиры.

ГРИГОРЬЕВ ВИКТОР АНТОНОВИЧ

ГРИГОРЬЕВ Виктор Антонович (18.8.1921, Омск шәһәре - 23.8.1985, Владимир шәһәре), Советлар Союзы Герое (12.4.1942), подполковник (1957). 1934-39 елларда Казанда эшли. 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 32 нче танк бригадасы (50 нче армия) танк йөртүчесе. Брянск, Көнбатыш, Үзәк һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941-42), Ржев-Вязьма һөҗүм операциясендә (1942), Белоруссияне азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия һөҗүм операциясендә (1945) катнаша.

ГУРЬЯНОВ ПАВЕЛ ЯКОВЛЕВИЧ

ГУРЬЯНОВ Павел Яковлевич (15.12.1918, Казан губернасы, Спас районы Ширбәт авылы - 16.6.1960, Казан), Советлар Союзы Герое (16.10.1943), сержант. Слесарь булып эшли. 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1942 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 622 нче аерым элемтә ротасындагы (13 нче армиянең 74 нче укчы дивизиясе) телефон-кабель взводының отделение командиры. Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Днепр елгасы өчен барган сугышларда (1943), Украина һәм Польшаны азат итүдә, Берлин һәм Прага операцияләрендә (икесе дә - 1945) катнаша. 1943 нең 24 сентябрендә Комарин бистәсе янында (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагин районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Казанда эшли. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

ГЫЙЗЗӘТОВ ШИРВӘН ӘДИЯТ (ҺИДИЯТ) УЛЫ

ГЫЙЗЗӘТОВ Ширвән Әдият (Һидият) улы (1.9.1904, Оренбург өлкәсенең Илек районы Мухран авылы - 30.10.1944, Тисафюред шәһәре янында, Венгрия), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, үлгәннән соң), лейтенант. Сәяси состав курсларын тәмамлый (1942). 1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә. 1942 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 795 нче укчы полкның (53 нче армиянең 228 нче укчы дивизиясе) взвод командиры.

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН АБДУЛЛА ГЫЙБАДУЛЛА УЛЫ

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Абдулла Гыйбадулла улы (5.5.1904, хәзерге Башкортстан Республикасының Чишмә районы Ибраһим авылы - 15.3.1945), Советлар Союзы Герое (15.1.1944), гвардия сержанты (1944). МТСта тракторчылар бригадасы җитәкчесе булып эшли. 1942 елның маеннан Кызыл Армиядә. 1942 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы гвардия кавалерия полкының (61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе) отделение командиры.

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН МИҢНУЛЛА СӨНГАТЬ УЛЫ

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Миңнулла Сөнгать улы (10.11.1925, Лаеш кантоны, хәзерге Балык Бистәсе районы Күки авылы - 26.9.1993, Казан), Советлар Союзы Герое (23.9.1944), гв. рядовое. Туган авылында колхозда эшли. 1943 елның апреленнән Кызыл Армиядә. 1943 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче гвардия механикалаштырылган бригадасы (1 нче танк армиясенең 8 нче гвардия механикалаштырылган корпусы) автоматчысы. 1 нче Украина, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Украина, Белоруссия, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша.

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН ХАМАЗАН ГАТАУЛЛА УЛЫ

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Хамазан Гатаулла улы (10.5.1921, Курган өлкәсенең хәзерге Шадрин районы Сибирка авылы), Советлар Союзы Герое (30.10.1943), подполковник (1960). Туган авылында колхозда эшли. 1940 елдан Кызыл Армиядә. Кече лейтенантлар курсларын (1944) һәм офицерлар составын камилләштерү курсларын (1953) тәмамлый. 1942 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 63 нче танкка каршы аерым дивизионның (65 нчы армиянең 106 нчы укчы дивизиясе) орудие командиры.

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ ГАЙФЕТДИН ГЫЙЛЬМЕТДИН УЛЫ

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ Гайфетдин Гыйльметдин улы (13.1.1913, хәзерге Балтач районы Смәел авылы - ?), Советлар Союзы Герое (19.3.1944), гвардия сержанты (1943). Туган авылында колхозда эшли. 1938-40 елларда һәм 1941 дән Кызыл Армиядә. Хәсән күле янында япон милитаристларына каршы бәрелешләрдә (1938) һәм совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 120 нче гвардия укчы полкның (8 нче гвардия армиясенең 39 нчы гвардия укчы дивизиясе) пулемёт отделениесе командиры.