АРСЛАНОВ ГАЛИМӘРДӘН АРСЛАНГӘРӘЙ УЛЫ
1905 елның 20 октябрендә Арслангәрәй Рәҗәпов һәм Мөшфикә Әхмәт кызы гаиләсендә туган. Сугышка кадәр колхозда бригадир булып эшләгән. 1941 елның 23 июнендә фронтка киткән. 1945 елда сугыштан кайткан. Орденмедальләре: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985). Хатыны Мияссәрә. Балалары: Кәшфелразый (1937), Гөлсинә (1940), Равил (1946), Рәмзия (1949), Фәүдәт (1951), Дамира (1954), Рәзинә (1957). 1985 елның 6 сентябрендә вафат булган, Илексаз авылында җирләнгән.