Фронтовиклар

АФАНАСЬЕВ КУЗЬМА КИРИЛЛОВИЧ (1917-1966)

АФАНАСЬЕВ Кузьма Кириллович (1917, хәзерге Әлки районы Иске Тумба авылы - 20.12.1966, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1944). 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 795 нче укчылар полкының пулемёт отделениесе командиры (53 нче армиянең 228 нче укчылар дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, Резерв, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша.

АФАНАСЬЕВ СТЕПАН ЛЕОНТЬЕВИЧ

Афанасьев Степан Леонтьевич 1919 елда Казан губернасының Спас өязе Сихтермә авылында (хәзерге ТР Әлки районы) туган. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу», «За боевые заслуги», «За Победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.», «За оборону Кавказа» медальләре белән бүләкләнгән.

АХМАДИЕВ ЯРУЛЛА ХАЙРУЛЛОВИЧ

Ахмадиев Ярулла Хайрулла улы 1908 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда һәлак була.

АХМЕТЗЯНОВ САЛАХЕТДИН ӘХМӘТҖАН УЛЫ

Ахметзянов Салахетдин Әхмәтҗан улы 17.10.1894 елда Иске Абдул авылында туган. 1942 елда сугышка китә. Днепр аша күпер салуда катнаша. Сугыштан исән-сау кайта.

АХМЕТОВ МИФТАХ ШИҺАБЕТДИН УЛЫ

Ахметов Мифтах ШИҺАБЕТДИН УЛЫ 1897 елда Казан губернасының Спас өязе Яңа Әнҗерә авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1942 елда һәлак була.

АХМЕТОВ ФАРИТ ФАТХУРАХМАНОВИЧ

Ахметов Фарит Фатхурахманович. С каждым годом все меньше остается живых участников Великой Отечественной войны. Фронтовик Ахметов Фарит Фатхурахманович родился 4 июня в деревне Исаково Буинского района, в семье колхозника. Образование 7 классов. Так как отца забрали на войну все трудности жизни легли на плечи матери. А первым её помощником стал Фарит абый. В ноябре 1944 года он ушел на фронт. Попал в 37 дивизию в городе Литве. Он находился в составе резервной армии, так как молодёжь не пускали на передовую.

АХМЕТШИН ФОАТ ВАЛЕЕВИЧ

Ахметшин Фоат Вәли улы 1924 елның 15 сентябрендә Казан губернасының Спас өязе Иске Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1990 елда вафат.

АХМЕТШИН ХАЗИП ФАТЫЙХ УЛЫ

АХМЕТШИН Хазип Фатыйх улы 1922 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына.

АХМЕТШИН ШАКИР ЗАКИР УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Ахметшин Шакир Закир улы 1926 елныж 20 апрелендә Беренчемай ( Хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туа. Беренчемай районы РВК сыннан 1943 елда сугышка чыгып китә.Фронтта ул пулемётчик була.Япония самурайларына каршы да сугышырга туры килә аңа.1946 елда җиңү яулап туган авылы Түбән Абдулга кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңа беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены,«Японияне җиңгән өчен»медале белән бүләклиләр. Сугыштан кайткач та « Путь к коммунизму» колхозын күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертә.