Минем бабаем Асибаков Гөмер Шәехвәли улы 27 ноябрь 1917 елны туган. Авылда 7 класс белем ала. Ике ел армия сафларында булып кайткан. 1941 елны июль аенда сугышка киткән. Башта Бөгелмәдә яшь солдатларны өйрәткән, аннан соң Украина фронтына эләккән. 1942 елны фашистлар боҗрасында калгач, коралсыз, ризыксыз, язмыш кочагына ташланган бабамны немецлар әсирлеккә алалар.
Тоткынлыкта ул Гайнан Кормаш, Муса Җәлил, Әмир Утәшев, Нигъмәт Терегулов белән бергә булган. Бабам төрмәдә булса да, Муса Җәлилне күреп калган, герой шагыйребезнең кулъязмасын кулларында тотып карау бәхетенә ирешкән кеше буларак, зур канәгатьләнү хисләре кичерә. 1944 елны алар үзенең иптәшләре белән лагерьдан качып Франция партизаннарына кушылалар.
Бабам икенче дәрәҗә Дан ордены белән, Франция ордены һәм генерал де Голль бүләгенә лаек була.
1947 елны туган авылына кайткан. Бабай белән әби тигез гөмер кичерәләр, алты бала үстергәннәр. Ул 19 гыйнварь 2010 елда вафат була.