- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сугышка 1942 елның сентябрендә алына, 1945 нең 13 мартында демобилизацияләнә.
Әтисе - Әгъләметдин Мөхәммәдзариф Әхмәтов
Әнисе - Гаҗилә Әхмәд (1878-26.3.1958)
Хатыны - Фәһимә Динмөхәммәт кызы (1906-1994)
Балалары: Әгъләмов Госман (1928-1997), Рифкат (1932-1949), Гомәр (1940-1949), Мәрьям Фәхретдинова (1946), Әхәт (25.5. - 18.8.1936)
1924 елда Чистай РВК ан действительный хезмәткә алына. 1936 елда 3 класс тәмамлый. Алабугада шоферга һәм трактористка укый.
Сугышка алынгач, 19 гвардия дивизия составындагы аерым истребительный дивизионда 10.11.1942 хәрби ант кабул итә, сугыш барышында танкист булып сугыша. 25.9.1944 Рига янында авыр яралана.
Сугышчан бүләкләре: «За отвагу» медале (№924595). Дан орденының III дәрәҗәсен (№719607) аңа 1967 елны Чистай военкоматында тапшыралар. Үзенең исән чакта сөйләве буенча, командующий Христофор Баграмянны чолганыштан танк белән алып чыга. Орден алырга ул вакыттагы «Кичү» колхозы рәисе Хәбибулла Шәйдуллин машинасы белән Чистайга алып бара.
Сугыштан яраланып кайткач, бар көченә эшли алмагач, Идиятуллин Шәфигулла абый белән төнлә ат көтүен көтәләр, комбайнда да эшли, юкә батырып, мунчала әзерли. Кыш көннәрендә алачык өчен алдан утынын әзерләп, китереп, 4-5 баз күмер яндыралар. 1952-1-52 нче елларда Пәҗи кизләве өстендәге тау башында гаиләсе һәм Хәбирова Галия, Дәүләтшина Зөләйха, Фәттахова Рабига, Әгъләмова Хәдичә апалар, Шәйдуллин Мингали, Фәттахов Нуретдин һәм башкалар белән кирпеч сугалар. “Ризван тавы”, “Ризван куышы” атамалары шул вакытлардан калган.
Колхозда 1958-1959 елларда төзелгән зур «Корабль» коровнигына Касыймов Габдулла, Хәсәнов Минабетдин, Хәлиуллин Минвафа, Гыймадиев Әнвәр абыйлар белән таш чыгара, фермаларны агарту өчен известь яндыра.
Шул елларда авылдашларга кое да казый.
Пенсиягә китәр алдыннан 3 ел Зирекле сельпосында кольцовщик була, ягъни ат белән Зирекле һәм башка авыл кибетләренә складтан товар ташып тарата.
Зирекледә җирләнә.