Фронтовиклар

ХАФИЗОВ ГАБДЕЛӘХӘТ САМАТ УЛЫ.

Минем бабам, Хафизов Габделәхәт Самат улы.

ХАФИЗОВ ГАЛИМУЛЛА ХАФИЗ УЛЫ

Хафизов Галимулла Хафиз улы 1912 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Әнҗерә авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 1994 елда вафат.

ХАФИЗОВ ИДРИС ХАФИЗ УЛЫ

Хафизов Идрис Хафиз улы 1907 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Чаллы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны.

ХАФИЗОВ КЫЯМ САЛАХЕТДИН УЛЫ

Хафизов Кыям Салахетдин улы 1909 елда Казан губернасының Спас өязе Татар Мулла авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1942 елда һәлак була.

ХАФИЗОВ ХУҖАХМӘТ ХАФИЗ УЛЫ

Хафизов Хуҗахмәт Хафиз улы Казан губернасының Спас өязе Аппак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына.

ХАҖИЕВ ГӘБДЕЛГАТУФ ХАҖИ УЛЫ

1923 елның 5июнендә Олы Нөркәй авылында туган. 1943 елның март аенда сугышка алына. Суслонгерда була.1945 елда сугыштан кайта.

ХАҖИЕВ СОППУХ ХАҖИ УЛЫ

1926 елда Нөркәй авылында туган. 1943 елда Ерак Көнчыгышка, Япониягә сугышка алына. Кече сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. 1949 елда туган якларына әйләнеп кайта.

ХАҖИӘХМӘТОВ ВӘГЫЙЗ ХАҖИӘХМӘТ УЛЫ.

1916 елда Азнакай районың Сарлы авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 14 яшьлек үсмер туган колхозында хезмәт юлын башлый. Механизаторлар курсын тәмамлагач, МТС та тракторчы булып эшли. Сугыш башлангач, өченче елында сугышка чакырыла. Балтыйк буен азат итү өчен көрәшләрдә отделение командиры була. Аннан соң Ерак Көнчыгышта япон самурайларына каршы сугыша. Сержант дәрәҗәсендә сугышчан бүләкләрен тагып фронттан кайтып төшә һәм аны авылдашлары Сарлы авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Кешеләр белән эшли алуы һәм оста оештыручы булуын күреп, аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар.

ХИСАМЕТДИНОВ АЗАТ ХИСАМЕТДИН УЛЫ

1926 елның 8 августында туган. 1944 елда хәрби ант кабул итә. Сугышта отделение командиры, сержант дәрәҗесендә була. Япония сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы ордены, “Георгий Жуков” медале белән бүләкләнә.