Сугыш балалары

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА МАНСУРА ФАТЫЙХ КЫЗЫ

Хатирәләр яңарганда. Мин әтиемне бөтенләй диярлек хәтерләмим. Аны сугыш башлану белән, 1941 елның 1 августында фронтка озатканнар. Ул чакта миңа бары ике генә яшь булган. Шуңа күрә аның турында әнием сөйләгән хатирәләрдән генә беләм. Гомумән алганда, илебез, халкыбыз тарихындагы истәлекле вакыйгаларны, фаҗигале хәлләрне безнең гаилә үрнәгендә бик ачык күзалларга мөмкин.

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА МӘХТҮМӘ НУРЕТДИН КЫЗЫ

Мин 1940 елны Мөслим районының Үрәзмәт авылында туганмын. Каһэр суккан сугыш. Мин илдэге миллионнарча сугыш елы балалары шикелле бер генэ мәртәбә дә кадерле сүз – “әткәй” сүзен кичерә алмаган 74 яшьлек әби – Гыйльметдинова Мәхтүмэ Нуретдин кызы. Әткәем сугышка киткэндэ мин 10 айлык сабый бала булып калганмын. Әткәебез безне – 10 яшьлек абыемны, 7 яшьлек кече абыемны, 3 яшьлек аапмны,мине,паралич сугып урын өстендә яткан әбекәйне калдырып калдырып сугышка китеп барган.

ДӘҮЛӘТХУҖИНА (ХӘСӘНШИНА) НАҖИЯ СӘЕТГӘРӘЙ КЫЗЫ

Мин Баулы район узәгендә 1936 елның 15 октяберендә унынчы бала булып колхозчы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Ул чагында әткәемә - 52, әнкәемә 47 яшь булган. Әткәм колхозда конюх-завхоз эшләрән башкарган, ә әнкәем төрле эштә эшлэгэн. Зур абыем “Сельхозтехника”да нормировщик булып эшли иде. Инәкәй - сугыш башланган - дип, повестка тотып, йөгереп кайтып керде. Ул вакытта җиңгәчәй икенче баласын тапкан иде. Улы 22 июньдә (1941) сәгать 11 дә туган. Ә абый 12 сәгатьтә, - исемен Энүр дип куярсыз, - дип, сугышка китте. Сугыштан медальләр тагып кайтканда улына дүрт яшь иде инде.

ДӘҮЛӘТШИНА КАФИЯ

Кафия апа Карашай Саклау авылында туган. Авылларында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң, Теләнче Тамакка барып, урта белем ала. - Аякта – чабата, аннан су үтә, салкын. Чирәм чыгу белән, яланаяк йөрибез, аяклар чиләнеп. суелып – канап бетә иде. Кан чиреннән авыручылар күп булды, гаиләләре белән кырылалар иде. Мәктәпне бетерү белән (сайлау елы иде), авыл Советына секретарь итеп куйдылар. Эш шартлары авыр. Ягылмаган бүлмә, унлы лампа астында язабыз-сызабыз.

ЗАКИРОВ ИСКАНДӘР ЗАКИР УЛЫ

Закиров Искандәр Закир улы 1939 нчы елның 1 нче мартында Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. Әтисе Кәримов Закир, әнисе Кәримова Мәгъсумә исемле булганнар. Аларның 4 балалары булган: Хәмәтгәрәй, Искәндәр, Нәкия, Рәисә. Хәмәтгәрәй абыйсы үлгән.

ЗАКИРОВА РӘИСӘ СОЛТАНӘХМӘТ КЫЗЫ

Закирова Рәисә Солтанәхмәт кызы 1943 нче елның 4 нче апрелендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. Әнисе Җәмилә, әтисе Солтанәхмәт исемле булганнар. Алар гаиләдә 9 бала үскәннәр: Галимҗан, Кадыйр, Нурхәмәт, Гөлсем, Мәйсәрә, Мәгъсүм, Рәисә, Фатыйма, Разия. Мәктәптә 7 классны тәмамлаган, аннары кичке мәктәптә укыган. Мәктәпне тәмамлагач фермага эшкә кергән. Бозау, сарык караган. Разнорабочий булып та эшләгән. Соңыннан мәктәптә җыештыручы булып эшләп, 1998 нче елны 40 ел стаж белән пенсиягә чыккан.

ЗАРИПОВА ГӨЛФИЯ

Гөлфия 1939 елда Минзәлә районы Югары Байлар авылында туа. Имчәк баласы гына булса да, башта әтисен, озак та үтми әнисен югалта. Гөлфия тома ятим кала. Сугыш еллары баласының тормыш юлы җиңел генә булмый. Туганнары ятим баланы үзләренә алалар. Җидееллык мәктәпне Тәкермән авылында тәмамлаганнан соң, Гөлфия колхозга дуңгыз карарга керә. Анда дүрт ел эшли. Шушы авылда туып-үскән, шулай ук ятим Рәвис Магавизов дигән егет белән беренче мәхәббәт хисе уяна. Тик аларны язмыш аера. 20 яшендә Гөлфияне үзеннән өлкән һәм 4 яшьлек баласы булган Ганиятулла исемле иргә кияүгә бирәләр.

ЗАХАРОВ ГРИГОРИЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ

"Салман " совхозы - зур совхоз.Үз эшләре белән районга танылган терлекчеләр дә, механизаторлар да күп анда. Хуҗалыкның Анино Салман бригадасы тракторчысы Григорий Захаров әнә шул алдынгыларның берсе. 1949нчы елдан бирле иген игә ул бу авылда.Утыз ел механизатор булып эшләгән.Әнә шул чор дәвамында Григорий Александрович эшкәрткән җирләр, ул чәчеп устергән игеннәр дистәләгән мең гектарлар тәшкил итә. Аның ил табынына керткән өлешен хөкүмәтебез олы бәяләде,1970 елда тырыш механизатор "В.И.Ленинның тууына 100 ел.Хезмәттәге батырлык өчен" медале белән бүләкләнде.

ЗЕВАКИН АЛЕКСАНДР ИВАНОВИЧ

Александр Иванович – дитя Великой Отечественной войны 1941-1945 гг., он родился 3 августа 1944 года, в семье колхозников в селе Слобода Екатерининская Чистопольского района ТАССР. В 4-летнем возрасте вместе с матерью Антониной Власовной переезжает жить в Пермскую область г. Губаха. Там заканчивает 7 классов. В 1959 году возвращаются в родную Слободу Екатерининскую. В 1960 году Антонина Власовна выходит замуж и вместе с сыном переезжает на постоянное место жительство в село Новошешминск.