Сугыш балалары

ГАЛӘВИЕВА МӨНӘВӘРА ЗӘЙНЕТДИН КЫЗЫ

Галәвиева Мөнәвәра Зәйнетдин кызы 1940 елның 5 маенда Олы Арташ авылында туа.Сугыш башлангач, әтисе фронтка китә, 1942 елны вафатбула. Кайда улгәне билгеле тугел. Шулай ук сугышта үгиабыйсыда вафат булды. Этисеннәндә, үги абыйсыннанда бер хатта килмәде. Мөнәвәра апа сугыш елларын бик хәтерләми,чөнки ул сабый булган. Сугыш елларында Мөнәвәра апагаиләсе бик авыр яшәгән. Кычыткан, черек бәрәңге, ишек

ГАНИБАЕВА ДАНИЯ НУРГАЛИЕВНА

Мин, Ганибаева Дания Нургали кызы Олы Мәрәтхуҗа авылында 1934 елның 3 нче маенда колхозчы гаиләсендә туганмын. 1941 елның сентябрендә беренче сыйныфка укырга кердем, шул ук елны Германия белән сугыш башланды. Әтиемне, абыемны сугышка озатып, әни өч бала белән калды. Абый 1943 елда, әти 1945 елда каты яраланып, туган якларга кайттылар. Күп кенә җитәкче эшләрдә эшләделәр.

ГАППАРОВА ХӘҖӘР ГӘРӘЙ

Гаппарова Хәҗәр Гәрәй кызы 1932 нче елда Татарстан Республикасы Саба районы Язлы Арташ авылында туа.

ГАРАЕВ РАФАЭЛЬ ГӘРӘЙ УЛЫ

Туган көне,ае,елы : 08.01.1940.Туган урыны: Саба районы, Олы Нырты авылы.Яшәү урыны: Саба районы, Олы Нырты авылы. Гараев Рафаэль Гәрәй улы 1940 елның 8 нче январендәгаиләдә беренче бала булып дөньяга килә.Әтисе Хисамов Гәрәй сугышта катнаша һәм исән-сау туган якларга әйләнеп кайта

ГАРАЕВА РӘШИДӘ МӨХӘМӘТХАНКЫЗЫ

Туган көне, ае,елы: 6 октябрь 1940 ел Туган урыны : Кукмара районы Төркәш авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.Гараева Рәшидә Мөхәмәтхан кызы 19 елныңКукмара районы Төркәш авылында туа. Әтисе ДимөхәмәтовМөхәмәтхан Димөхәмәт улы Сталинград өчен баргансугышта катнашкан. Сугыштан исән-сау кайткач,ул күпеллар укытучы булып эшләгән.1966 елның январендә улеп,Төркәш авылында җирләнгән.Рәшидә апа мед училище тәмамлый һәм Саба районыОлы Нырты авылына эшкә билгеләнә.Ныртыда гомер юлдашы Рафаэль абыйны очратаһәм матур итеп тормыш корып җибәрәләр.Алар2 ул һәм бер кыз үстерәләр.

ГАРИПОВА АЗИЯ СӘЛӘХЕТДИН КЫЗЫ

Балачакның ачы язмышлары Хезмәт ветераны, Карамалы авылыннан Азия Сәләхетдин кызы Гарипова истәлекләре.

ГАТАУЛЛИНА (ӘКБӘРОВА) НАЗИЛӘ ГАЛИӘКБӘР КЫЗЫ

Сугыш… Ишетүгә үк җанны өшетүче, йөрәкне калтыратучы бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдырган. Төзелмәгән гаиләләр, тумаган балалар, кайтмаган ирләр, тол калган хатыннар, ятим калган балалар язмышы – шушы бер сүзгә сыйган. Минем каршымда шул чорның афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән энием - Гатауллина Назилә Галиәкбәр кызы. Мин аңа карыйм да сокланып куям, эчемнән генә горурланам.Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып сугыш еллары турында сөйләү. Чөнки балалык чорын тоймыйча да, җиң сызганып, өлкәннәр башкара торган эшкә җигелгән бит алар.

ГАТАУЛЛИНА МӨРШИДӘ.БЕЗНЕ САБЫРЛЫК ЯШӘТТЕ

Мин Олы Әтнәдә 1934елда туган сугыш чоры баласы. Сугыш дигән каһәрле сүз һәр буынның җелегенә төшкән тирән яра ул. Бу афәт безнең нәселгә дә хәсрәтне, мохтаҗлыкны, югалтуны бик күп бирде. Сугыш башланганда миңа җиде яшь иде. “Сугыш башланган”,- дигән хәбәрне ничек, кемнән ишеткәнемне аермачык хәтерләмәсәм дә, әтине сугышка озатканым бүгенгедәй хәтеремдә.

ГОМӘРОВА ХӘНИФӘ ИСМАГЫЛ КЫЗЫ

Туган елы: 2 февраль 1935 ел. Кукмара районы, Ятнас-Дусай авылында туган.Белеме: 4 класс.Сугыш башланганда, Хәнифә апага 6 яшь, сугыш беткәндә 10яшь була. 1941 елны әтисе Исрафилов Исмагил сугышка китә.Артиллерист булып хезмәт итә, ике елдан соң сугыш кырында вафатбула. Хәнифә апа башка балалар белән сугыш вакытында уракчыларартыннан калган башак җыйганнар. Көн саен, укудан соң барып, берчилэк җыя торган булганнар. Сугыш башланганда 3 яшьлек энесе Васил һәм 20 көнлек сеңлесе Фирдәүсә кала. Ул авыру була. Хәнифәапа аны бик нык караша, тәрбияли.