ЗИННАТУЛЛИНА РӘЙСӘ ЗИННӘТ КЫЗЫ.
“Мин 1932 нче елның 3 нче июнендә Әтнә районы Төрекләр авылында дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Миннән соң биш бала туган. Әнигә балаларны карашу минем өстә иде. Ләкин биш туганым да үлделәр, бәлки яхшы тәрбия дә булмагандыр инде ул вакытларда. Сугыш вакытының ачысын да, төчесен дә татырга туры килде безгә. Сугыш башлангач иң беренче олы абыем китте. Аны Кемирово ягына ФЗУ га дип алып китәләр. Алар Төрекләрдән ике кеше- Мәхмүт һәм Хәйдәр абыйлар иде. Мин атка утырып авыл чыкканчы, озата бардым. Шуннан соң безгә кабат күрешү насыйп булмый.