"Салман " совхозы - зур совхоз.Үз эшләре белән районга танылган терлекчеләр дә, механизаторлар да күп анда. Хуҗалыкның Анино Салман бригадасы тракторчысы Григорий Захаров әнә шул алдынгыларның берсе. 1949нчы елдан бирле иген игә ул бу авылда.Утыз ел механизатор булып эшләгән.Әнә шул чор дәвамында Григорий Александрович эшкәрткән җирләр, ул чәчеп устергән игеннәр дистәләгән мең гектарлар тәшкил итә. Аның ил табынына керткән өлешен хөкүмәтебез олы бәяләде,1970 елда тырыш механизатор "В.И.Ленинның тууына 100 ел.Хезмәттәге батырлык өчен" медале белән бүләкләнде. Аннан соңгы елларда да Григорий Захаров алдынгылар сафында булды. "Коммунистик хезмәт ударнигы" дигән мактаулы исемне йөртте. 1976 елда аның бүләкләре янында "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены өстәлде.
"Путь коммунизма" газетасы,1977.