Мәңгелек саф

ӘХМӘТОВ СОЛТАНГИР ӘХМӘТ УЛЫ (1909- 1941)

1909 нче елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, колхозда эшли. 1941 нче елда сугышка китә. Өч ай сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Фашистларга каршы һөҗүм вакытында башына дошман пулясы тиеп, һәлак була.

ӘХМӘТОВ ХАФИЗ ӘХМӘТ УЛЫ

1924 елның 1 августында туган. 1943 елның августыннан 1945 елның маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен” медальләре, Дан ордены белән бүләкләнә.

ӘХМӘТОВА ТӘГЪЗИМӘ БИКТИМЕР КЫЗЫ (ТУКАЙ)

Ахметова Тәгъзимә Биктимер кызы 1930 нчы елның 25 нче июлендә Минзәлә районы Чебенле авылында туа.Сугыш башланганда 4 нче класска күчкән була. Әтисен - Даутов Биктимерне сугышка алалар, өйдә дүрт бала кала, иң кечкенәсенә бер ай. Бөек Ватан сугышы башланган елны сентябрь аенда Тәгъзимә иптәшләре белән укырга бармый, колхозга булыша:басуда әрем, тары, борчак йолкышалар. Колхоз пекарнясында ипи пешереп, басуда эшләгән баларга өләшә торган булганнар.Шулай итеп тамакларын туйдырганнар.Ындыр табагына төнлә эшкә чыкканнар,анда бик авыр булган.

ӘХМӘТСАФИН ӘХМӘТВӘЛИ ӘХМӘТСАФА УЛЫ

Әхмәтсафин Әхмәтвәли Әхмәтсафа улы 1906 нчы елның 8 нче октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында туган.1929-1931 нче елларда Урта Азиядә Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән.Армия хезмәтеннән соң шунда калып, милиционер булып эшләгән.Аннан, авылга кайтып, 1933 нче елның 26 нчы ноябрендә гаилә кора. Колхозда озак еллар хисапчы булып эшләгән.Бер күзе сукыраю сәбәпле Бөек Ватан сугышында катнашмый.1951-56 нчы елларда трактор бригадасы учётчигы булып эшли.

ӘХМӘТШИН ГАРИФ НӘҖИП УЛЫ

Әхмәтшин Гариф Нәҗип улы1917 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1940 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1941 елда һәлак була.

ӘХМӘТШИН ИДРИС МИРГАЗА УЛЫ

Әхмәтшин Идрис Миргаза улы (1912/1922 – 14.7.1943) Зәй РВКан моб. (Кайбер мәгълүматларга караганда – Азнакайдан алына, Азнакайда мәктәп директоры булып эшли). Хәтер китабына кертелгән, т. 18, 223 бит. л-т., 700 сп, 204 сд. Һәлак булу һәм җирләнгән урыны – Белгород өлкәсе, Ивнянск р-ны, Калиновка ав. Интернеттан алынганнан һәлак булу урыны Курск өлкәсе дип күрсәтелә. Оп.: 18001, д 671, л. 129. Миргазов Нух – бертуган абыйсы. Тулы мәгълүматларны аннан да кара.

ӘХМӘТШИН КӘЛИМУЛЛА ХӘЙРУЛЛА УЛЫ

Әхмәтшин Кәлимулла Хәйрулла улы 1916 елның 16 декабрендә Беренчемай районы Түбән Абдул авылында туа.Бала чагыннан ук ул бик эшчән,игелекле бала була. Бик кечкенә булуына карамастан әти – әнисенә мал – туарларны карарга булыша башлый, йорт хайваннарыкечкенәме, зур булсынмы ул аларны барлап ашарга биреп, чистартып тора торган була.Шуңадырмы үзенең булачак хөнәрен дә шуңа бәйләп сайлый, вет-фельдшер белеме ала.Кәлимулла Хәйрулла улы 1936 нчы елда Яңа Елховой авылында яшәүче Гарифуллин Лотфулла кызы Мөсәвәрәгә өйләнә.

ӘХМӘТШИН КӘРАМИ ӘХМӘТША УЛЫ

Әхмәтшин Кәрами Әхмәтша улы 1902 елда Юлтимер авылында туган, сарман РХк мобилизацияләгән, кызылармеец, Калинин фронты, 29 армия, 359 укчы дивизия, 1198 укчы полк, 1942 елның30 сентябрендә яралардан үлгән, 1003 нче күчмә хирургия кыр госпитале. Тверь өлкәсенең Ржев районы Панино авылында хәрби каберлектә җирләнгән.

ӘХМӘТШИН МӨБАРАКША ӘХМӘТША УЛЫ(10.06.1909-07.01.1943)

Югары Байлар авлында яшәгән Әхмәтшин Мөбарәкша Әхмәтша улы Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән ук фронтка китә. Хатыны Әбделниса берсеннән-берсе нәни ике бала белән ярым-җимерек йортта, кайгы-хәсрзт дәрьясына кереп бата Ул вакыттагы авырлыкларга солдат хатыннары сугыш тәмамланыр, ирләребез кайтыр, тормышларыбыз җайланыр дип өмет итә. Каhәрле сугыш китергән кара кайгы Әбделниса апаны да читләтеп үтми.

ӘХМӘТШИН НИГМАТҖАН ӘХМӘТША УЛЫ

Әхмәтшин Нигматҗан Әхмәтша улы 1916 елда Сарман районы Кутәмәле авылында туа. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына.Боек Ватан сугышы башлангач, 1941-1945 елларда сержант дәрәҗәсендә 82мм, 120мм-лы миномет отделениесы командиры булып хезмәт итә. Өч мәртәбә яралана, бер мәртәбә контузия ала. Волхов фронтында булдым, дип сойләве истә калган. Япония белән булган сугышта да катнашырга туры килә. Хәрби батырлыклары өчен Ватан сугышы ордены һәм бик куп торле медальләр белән бүләкләнә.