ӘХМӘТҖАНОВ САХАБЕТДИН ӘХМӘТҖАН УЛЫ
Әхмәтҗанов Сахабетдин Әхмәтҗан улы 1907 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Камка авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына.1988 елда вафат.
Әхмәтҗанов Сахабетдин Әхмәтҗан улы 1907 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Камка авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына.1988 елда вафат.
Әхмәтҗанов Шәрипҗан 1924 елның 22 июнендә Сарман районы Илексаз авылында туган. Карт әтисе белән энекәшен калдырып, 1942 елның сентябрь аенда 18 яшьлек егет Сарман хәрби комиссариатына юнәлә. “Яшьтәшләрем яз көне үк китеп беткәннәр иде, авылдан берүзем генә киттем, - ди Шәрипҗан абый. – Сугыш мине куркытмый иде, әниемне үз кулларым белән җир куенына салудан да авыррак яра юктыр кебек тоелды”.
Әхмәтҗанова Бибизөһрә Әхмәтҗан кызы 1913 елның 8 мартында Иске Камка авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Гомере буе колхозда эшләгән. Кияүдә булмаган, күзләре сукыр булган. 2002 елның 5 гыйнварында вафат була. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны
Әхмәтҗанова Махирәҗәп Шакир кызы 1927 елның Дөбъяз авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә өч бала усәләр. Махирәҗәп апа иң олысы була. Сугыш башлану турында алар 22 нче июнь көнне көндез генә ишетәләр. Авыл халкына хәбәрене авыл советы председателе җиткерә, чөнки кешеләрдә радио һәм телевидение булмый. Бу җәйдә ул 5 нче сыйныфны тәмамлап 6 нчы га күчә. Ул вакытта бала булу сәбәпле сугышның ни өчен башланганын алар аңлап та җиткермәгәннәр.
Әхмәтҗанова Маһирә Мисбах кызы 1919 елның 28 сентябрендә Иске Камка авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Гомере буе колхозда эшләгән. 5 бала анасы. 1988 елның 6 маенда вафат була. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны
1930 нчы елның 29 нчы апрелендә Түбән Барыш авылында туган. 1945 нче елда Зур Күккүз урта мәктәбенең 7 нче сыйныфын бетерә. Җиңү хәбәрен ишеткәч, парад ясап, укучылар урам буйлап йөргәннәр. Әхмәтҗанова Хөсниҗиһан апа үз авылында тракторист ярдәмчесе булып эшли. Авылдашы Бибинур белән, алны-ялны белмичә, йокы күрмичә , төнге сменаларга калып эшләгәннәр. Сугыш беткәннән соң, 16 яшендә авылдаш кызлары белән бергә Пермьгә урман кисәргә киткәннәр. Аннан кайтып,колхозда сыер савучы булып эшли.
Апас районы Урта Балтай авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланып киткәндә 12 яшь була аңа. Тыл хезмәтенең бөтен авырлыкларын күрергә туры килә. Кырдагы урып-җыю эшләре, ындыр табагында, тавык фермасында да хезмәт куя. Шулай да хәтергә иң уелып калганы – Пермь өлкәсендэ, Молотов урманнарында урман кисү.7 ай буе, көч җитмәслек авыр хезмәттә булган Сәкинэ апа. Cугыш инвалиды Галириза Һидият улы белән 1960 елда тормыш корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Риза абый 1994 елда вафат була."1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.
1923нче елда Әгерҗе шәһәрендә туган. 1942нче елда сугышка китә. 620нче укчы полкында минометчы булып хезмәт итә. Смоленск шәһәрен фашистлардан азат иткән вакытта каты яраланып госпитальгә эләгә. 1944нче елның 16 марта госпитальдә һәлак була.
Әхтәмов Гәрәй Әхтәм улы 1923 елда туган.1941 елның 12 декабрендә хәрби хезмәткә чакырыла.Башта Казанда,аннан Ижевскийда хәрби әзерлек уза.
1928 нче елның 13 мартында (Кыз фамилиясендә калган) Саба районы Юлбат авылында туган. Әтисе Габделәхәт (Юлбат кешесе), әнисе Мофаззала (Килдебәк авылыннан). Нурия апа колхозчы гаиләсендә абыйсы Нурлыәхмәттән соң икенче бала булып дөньяга килә. 4 класс белем ала. 1941 елда әтиләре Донбас шәһәренә эшкә чыгып китә. Барып урнашкач, хатынын (Нурия апаның әнисе), һәм ике баласын да үзе белән Донбаска алып китә. Өч ай яшәгәннән соң, сугыш башлану турында хәбәр килә. Бөтен җирдә радио сөйли. Әниләре, иртүк уятып, сугыш хакында аңлата.