Мәңгелек саф

ШАРАФУЛЛИНА ФӘЙМӘ ГЫЙЛЬФАН КЫЗЫ

Шарафуллина Фәймә Гыйльфан кызы 1926 елның 21 мартында Апас районы Аюкүдергән авылында туа. 4 ел мәктәпне укыгыннан соң, колхозда эшли башлый. Бөек ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була. Сугыш чорында бик күп кыенлыклар күрергә, авыр хезмәт арбасын тартырга туры килә. Сугыш вакыты елларында урманга йөреп, утын кискән, колхозда эшләгән. 1953 елда Шарафуллин Газиз Шарафулла улына кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә Аюкүдергән авылында улы тәрбиясендә яши, аның 11 оныгы, 12 оныкчыгы бар.

ШАРИПОВ АБДУЛЛА МУХАМЕДЗЯНОВИЧ

Родился 29.09.1899 г. в селе Янурусово Сармановского района ТАССР. Призван на войну Сармановским РВК 2 марта 1943 года. Воевал в составе 62 и 270 стрелковых дивизий в звании сержанта административной службы. Участвовал в освобождении Калининской, Брянской областей, Латвии. Находясь в должности писаря-каптенармуса правильно и точно вел учет личного состава и имущества роты. В бою 29 июня 1944 года в районе реки Туровлянка, находясь в боевых порядках роты, мужественно отражал контратаку противника, из своего оружия уничтожил 3-х немецких солдат.

ШАРИФУЛИН МИНГАТА ХӘЛИУЛЛА УЛЫ

Шарифулин Мингата Хәлиулла улы 1908-елның 5 августында Беренче май районының Түбән Абдул авылында, хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районында крестьян гаиләсендә туган. 2 класс тәмамлаган Өч ел аримия хезмәтендә хезмәт итеп кайткач өйләнә һәм авыл сельпосында сатучы булып эшли. 1941 елның 10 сентябрендә Татарстан АССРның Әлмәт РВК сытарафыннан фронтка алына. 1942 елның 10 августыннан майга кадәр-149 конвой бат. Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре; 1944 елдан 1945 елның маена кадәр Беренче Украина фронты-189 отд. батальон.

ШАРИФУЛЛИН МӨХӘММӘТҖАН ШӘРИФУЛЛА УЛЫ

Шәрифуллин Мөхәммәтҗан Шәрифулла улы 1907 елда Сарман р-ны Юлтимер авылында урта хәлле гаилә туган. 1942 елда Бөек Ватан сугышына киттем. Рабочий батальонда Чапаев армиясендә Казанда хезмәт иттем. Без төрле эшләр эшләдек снаряд төяүдә, вагоннардан йөк бушатуда hәм башка шундый эшләрдә катнаштык. Без Казаннан башка шәhәрләргә командировкаларга да йөрдек. “20 лет Победы в ВОВ” “25 лет Победы в ВОВ” “30 лет Победы в ВОВ”

ШАТУНОВ ВАСИЛИЙ КИРИЛЛОВИЧ

Шатунов Василий Кириллович 1924 елда Казан губернасының Спас өязе Карата авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1997 елда вафат.

ШАТУНОВ НИКОЛАЙ ПЕТРОВИЧ

Шатунов Николай Петрович 1923 елда ТАССРның Спас кантоны Иске Карата авылында (хәзерге ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. Мобилизациягә кадәр башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. Кызыл армиядә 1942 елның 3 июненнән ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1942 елның 1 августыннан Көнбатыш һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша. Сержант, 69 нчы укчы аерым пулемет батальоны бүлекчәсе командиры.

ШАФИГУЛЛИН МОХТАРУЛЛА ШАФИГУЛЛА УЛЫ

Шафигуллин Мөхтарулла Шафигулла улы 1905 елның 15 гыйнварендә Азнакай районы Туйкә авылында кресть ян гаиләсендә туа. Әтисе – Шафигулла 1920 елда уаба чиреннән вафат була. 4 бала белән ирсез калган Маһиямал гаиләсендә ул баш бала буларак, 15 яшендә гаилә башлыгы була. Бик авыр тормышта яшәгән чакларын үзе турындагы истәлекләрендә язып калдыра.(“Карамалы Елга – юл башым”.2011 ел. 20-30 битләр”). Тормышында иң зур борылыш – 1923 елда авылдашлары, туганнары белән ( 13 гаилә) Карамалы Елга- Чалтаймас авылына күченеп утыру, ягъ ни яңа авыл төзү була.

ШАФИГУЛЛИН ӘЗГАМ ШАФИГУЛЛА УЛЫ

1926 елның 19 июлендә Кәүҗияк авылында туган. 3 нче Украин фронтында сугышкан.Бөек Ватан сугышы ордены, “Георгий Жуков” медальле белән бүләкләнгән.

ШАФИКОВА ЗӨЛХИҖҖӘ ШӘҢГӘРӘЙ КЫЗЫ

Шафикова Зөлхиҗҗә Шәңгәрәй кызы 1913 нче елның 13 нче августында Кече Кибәче авылында крестьян гаиләсендә 5нче бала булып дөньяга килә.Аңа ана назы, ана кочагында иркәләнү насыйп булмый, 4 яшьтә әнисе Маһирә үлеп китә. Бала чагы ятимлектә уза,ә әтисе Шәңгәрәй икенче гаилә кора.Үги ана бик тә коры була,бер-бер артлы биш бала таба.Зөлхиҗҗәнең туганнары берәм-берәм читкә тарала, ә аңа биш баланы карау йөкләнә.Иртәдән кичкә кадәр йорт эшләрен эшли, биш баланы карый.Үги ананың җәберләүләренә түзә алмагач, туганнарының әле берсе, әле икенчесе аны тәрбиягә ала.