Яңалыклар

Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәләр

Корпункт: 

7 май көнне Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш елы балалары белән очрашу булды. Тыныч тормышның нинди зур югалтулар белән яулап алынганын күз яшьләре аша җиткерде ветераннар.Күк йөзе гел аяз булсын, кояш нурларын кара болытлар капламасын, балалар ятим үсмәсен, илебез тыныч булсын. Бу сүзләр ветераннарның киләчәк буынга амәнәте.

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

Корпункт: 

Җиңү көне! Халык бәйрәм итә. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә, Йөз балкытып карый кояш та.

Элемтә операторлары Җиңүнең 70 еллыгына ветераннарга бушлай шалтырату мөмкинлеге бүләк итә.

Корпункт: 

Россия элемтә операторлары Җиңүнең 70 еллыгына ветераннарга бушлай шалтырату мөмкинлеге бүләк итә. Бу чит илләргә шалтыратуга да кагыла, дип хәбәр итә «РИА Новости». Операторларның бу акцияне кайберләре 9 майга кадәр , кайберләре Җиңү көннәрендә, кайберләре 9 майда үткәрә. Бөек Ватан сугышы ветераннары , инвалидларына чикләнмәгән вакыт шәһәр телефоныннан Росиия һәм чит илләргә шалтыратырга мөмкинлек бирелә.

Бүләкләү чарасы

Корпункт: 

Игътибар дуслар!!! 9 май көнне парадтан соң районыбызның мәдәният хезмәткәрләре сәхнәсенә «Өзелгән җыр эзеннән» җыр бәйгесендә һәм » Җан авазы»шигырь бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасына чакырабыз. «Өзелгән җыр эзеннән» 1 урын: Альмира Фатыйхова «Ике аккош» җыры белән. Лауреантлар: Нурия Хадиева,Лилия Галимҗанова,Ильдар Шакиров,Фәридә Моратова,Рәшит Шәвәлиев,Фарух Хәйретдинов. «Җан авазы» бәйгесе. Нәфис суз остасы номинациясе. 1 урын: Рафаиль Сафин, 2 урын: Фәрхәт Зыятов, 3 урын: Рая Фатхуллина.

Герой исеменә лаек

Корпункт: 

Кремльдәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов исән чакта һәм һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден белән генә бүләкләнгән 288 Татарстан сугышчысын эзләп тапкан.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Хәтердән җуелмас ул көннәр” дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе

Корпункт: 

6-7 нче май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Әтнә районы Бәрәскә һәм Олы Бәрәзә мәдәният йортларында “Хәтердән җуелмас ул көннәр” дип исемләнгән сугыш һәм шул чор балаларының язмышына багышланган китапны тәкъдир итү кичәсе һәм китапны нәшер итүчеләр белән очрашу булып узды. Кичә тантаналы рәвештә театральләштерелгән тамаша һәм концерт номерлары белән алып барылды.

Шушмабаш мәктәбе яныннан узучыларны әнә шундый гүзәллек каршы ала

Корпункт: 

Фантазияләргә бай коллективлы Шушмабаш мәктәбе территориясендә ел саен нинди дә булса үөенчәлекле күренешләр пәйда була: кышын алар берәүдә дә булмаган кар сыннары белән шаккатырса, җәй көне бакчаларында чәчәкләрен әллә нинди сурәтләргә “әверелдереп” үстерәләр. Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, мәктәп коллективы белем йорты каршындагы таучыкта рәсемдә күренгәнчә, әнә шундый “Җиңү килде җиргә яз булып” дигән гүзәллек тудырган. Мәктәп яныннан үткән һәркем бу гүзәллеккә сокланып: “Афәрин!” дип китә, хәтта кереп рәхмәт әйтүчеләр дә бар.

Сугыш һәм тыл ветераннарын бүләкләү

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә бик күп төрле чаралар үткәрелде. Укучылар сугыш чоры җырларын искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сарман урта мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия бирү максатында төрле чаралар үтә. 6 нчы май көнне йөгерү буенча ярышлар узды. Ярышта 1-11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. https://edu.tatar.ru

Сарманда тыл ветераннарын хөрмәтләделәр

Корпункт: 

Бүген, 7 май көнне, Сарман сәнгать мәктәбе кафесында чәй табыны артында район үзәгендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Очрашу районның имам- мөхтәсибе Сәед хәзрәтнең чыгышы белән башланды, ул өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның яңа китабын бүләк итте. Соңыннан өлкәннәрне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде.