Арский муниципальный район Республики Татарстан
Арский район (тат. Арча районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан, граничит с Республикой Марий Эл. Территория: 1843,6 км². Райцентр: город Арск.
Корпункт:
РТ, Арский район, город Арск, ул. Сызгановых, 22
Историко-этнографический музей «Казан арты»
Телефон: 8(84366) 3-06-79
Ответственный: директор "МБУ АИЭМ "Казан арты" Камалов Ришат Ренатович
Арский район (тат. Арча районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан, граничит с Республикой Марий Эл. Территория: 1843,6 км². Райцентр: город Арск.
Яңа Кенәр авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларның чираттагысы спорт сөючеләрне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалына җыйды. Садыковлар гаиләсе оештырган волейбол турниры чын бәйрәм рухында үтте.
6 май көнне 14 сәгатьтә Арча районы Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое, генерал–лейтенант Гани Сафиуллинның һәм аның Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашларының музей–комплексын ачу тантанасы була. Рәхим итегез.
Яңа Кенәр урта мәктәбендә Халитов Р.У. исемендәге укучыларның IV фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Укучылар конференциягә сугышта катнашкан бабайләры, авылдашлары турында мәгълүмат туплаганнар ,сугыштан килгән өчпочмаклы хатларны, фотоларны, сугыш ветераннары турындагы видеоязмаларны алып килгәннәр. Җиңүчеләр 4 төрле номинациядә дипломнар белән бүләкләнде. Укучыларның хезмәтенә бәя бирүдә «Бердәм Россия » партиясенең Яңа Кенәр бүлеге җитәкчесе Җ. Галимуллин да катнашты.
Арча мәдәният йортында Арча сәнгать мәктбенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап һәм Бөтендөнья бию көне уңаеннан “Без синең балаларың, Җиңү” дигән иҗат концерты булды. Язгы изгелек атналыгы кысаларында аңа “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, ветераннар чакырылды. Кунакларны фойеда сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры каршы алды. Концерт зур хор чыгышы белән башланып китте.
“Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм” исемле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшь рәссамнарның XI республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгегә 51 рәсем җибәрелгән. Арча сәнгать мәктәбенең Раилә Фәтхуллина укучысы Луиза Иванова лауреат булган. Аңа диплом һәм Волгоградка юллама тапшырылган.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Кенәр мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Яңа Кенәр янгын күзәтчелеге бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Ашыт авылындагы обелискны яңарту, әйләнә-тирәсен тәртипкә китерү эшләрен башкарды, агачлар утырттылар.
Бүген, 28 апрельдә, бездә кунаклар бар. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз: Ралинә Хәбибуллина, Рәйсә Хәбирова, Рәйсә Сәлахова, Гөлирам Хамматова, Әлфия Сәләхова, Гәүһәрия Закировалар. Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер.
Районыбызның Арча волонтерлар үзәге әгъзәлары Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган буынга хөрмәт, туган илебезгә патриотик хисләрне белдергән символик Георгий тасмасын өләшергә әзерләнәләр.
Арча үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан “Ул елларның даны мәңгелек” дип исемләнгән район шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйге 2 номинациядә: 1.“Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьне яттан сөйләү” 2.“Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрдән өзекне сәнгатьле уку” яшь бүленеше буенча 15 – 24; 25 – 55; 56 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында узды.
Апаз авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Җиңү килде җирне нурга күмеп!”- исемле әдәби- музыкаль кичә узды.Район җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы Апаз авыл җирлегендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырды.Иң оста, әдәби- шигъри җанлы Пөшәңгәр мәктәбенең организаторы Рания Галаветдинованың Бөек Җиңүгә багышлап язылган “Язмышларда әрем ачысы”исемле сәхнәләштерелгән күренеше, сугыш китергән хәсрәт- михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, бөтен авырлыкларга чыдап- түзеп яшәгән тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышлана.Укытучылар