Апаз авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Җиңү килде җирне нурга күмеп!”- исемле әдәби- музыкаль кичә узды.Район җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы Апаз авыл җирлегендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырды.Иң оста, әдәби- шигъри җанлы Пөшәңгәр мәктәбенең организаторы Рания Галаветдинованың Бөек Җиңүгә багышлап язылган “Язмышларда әрем ачысы”исемле сәхнәләштерелгән күренеше, сугыш китергән хәсрәт- михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, бөтен авырлыкларга чыдап- түзеп яшәгән тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышлана.Укытучылар, күренешне күрсәтеп, хәзерге урта һәм яшь буын якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры балаларына бурычлы икәнне җиткерде.Кичәбез җыр биюләр , нәфис сүзләр белән үрелеп барды.Соңыннан ветераннар чәй өстәле артында яшьлек хатирәләрен яңарттылар, моңлы җырлар тыңладылар.