ШАЙДУЛЛИНА ФӘЙМӘ СИБГАТУЛЛА КЫЗЫ
1926 елның 28 февралендә элеккеге Дөбьяз, хәзерге Биектау районы, Таршна авылында икенче бала булып туа. Авыл мәктәбендә 6 класс белем ала. Аннары колхозда эшләп хезмәт юлын башлый. 15 яшендә Бөек Ватан сугышы башлана. “Бик авыр еллар булды, - дип сөйли Фәймә апа,- ач-ялангач яшәдек, акча булмады, булган икмәкне сугышка озаттылар”. Шул ук елны Фәймәнең абыйсы үлеп китә һәм ул гаиләдә олы бала булып кала.




