Труженики тыла

ХАЛИМ ШАЙХЛИСЛАМОВИЧ

Халим Шайхлисламович родился 8 марта 1931 года в деревни Карабаево Апастовского района Татарской АССР. В годы Великой Отечественной Войны работал в колхозе «Правда». Работал на разных работах, хотя был еще мальчишкой. Всю жизнь работал на колхозе имени Энгельса механизатором, комбайнером. За что был награжден орденом труда Красного знамени.

ХАЛИТОВА ЗӘНФИРӘ ГАББАС КЫЗЫ

Халитова Зәнфирә Габбас кызы 1927 нче елның 22 февралендә Пәрәү авылында беренче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 3 бала үсәләр. 7 классны яхшы билгеләргә генә тәмамлап, колхозда хисапчы булып эшли. Шушы авыл егете Әхәткә кияүгә чыгып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Төрле эшләрдә эшләп, 1987 елда лаеклы ялга чыга. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

ХАЛИУЛЛИНА САНИЯ ХАФИЗУЛЛА КЫЗЫ

Халиуллина Сания Хафизулла кызы 1921 нче елның 24 нче апрелендә Саба районы Түбән Саурыш авылында дөньяга килә. Түбән Саурыш авылында башлангыч белем ала. Әтисе Хафизулла оста тегүче була, төрле авылларга йөреп тегү тегә. Сания Халиуллина Бөек Ватан сугышы елларында иптәшләре белән урман кисә. “Бик авыр хезмәт иде, бетләдек, ачлыктан интектек”, - дип сөйли торган була.

ХАЛИУЛЛИНА ФАХИРӘ ЛОТФРАХМАН КЫЗЫ

Халиуллина Фахирә Лотфрахман кызы 1930 нчы елның 1 нче сентябрендә Ворошилов районы Югары Чыршылы авылында туган. Югары Чыршылы 7 еллык мәктәбен тәмамлап, 1946 елда Алабуга китапханә техникумына укырга керә. 1949 елда Шыгай авылында уку йортында эшли башлый. Бу вакытта уку йортында 3000 гә якын китап була. Алар шкафларда саклана. 1960 нчы елдан уку йорты китапханә дип үзгәртелә.Фахирә апа беренче китапханәче була. Китапханә Шыгай, Таулык авылларны хезмәт күрсәтә. Китапханә ачылганда 4500 китап фонды була. Укучылар белән эшләүгә зур игътибар бирә.

ХАММАДОВА НУРИЯ ФӘЙЗЛХАК КЫЗЫ

Хаммадова Нурия Фәйзлхак кызы 1931 елнын 14 июнендә Зур Куккуз авылында дөньяга килә.Авыр хезмәтләрдә катнаштым.Урман кису эшләре бик узәккә утте дип искә ала.Бугенге көндә Чури-Бураш авылында авыру кызы белән гомер кичерә.

ХАНИПОВ МӘХМҮТ ХӘНИФ УЛЫ

Ханипов Мәхмүт Хәниф улы 1931 нче елның 13 апрелендә Сәмәкәй авылында туа. Гаиләдә 5 бала. Мәхмүт абый - бишенчесе. 1940 нчы елда ук 42 яшендә әтиләре үлә. 5 бала ятим калалар. 10 яшьлек Мәхмүт абый тормыш арбасына җигелә. Ул төнлә ат көтәргә йөри. "Ул вакытта колхозда 150ләп ат бар иде. Шуны төнлә көтәргә авылдан 25 ләп кеше чыга. Чөнки бүреләр бик күп. Атлар ятса, ашап китәләр. Шуңа төне буе учак ягып саклый идек. Ә безгә инде җайдак йөрү дә кызык иде”- дип, хатирәләре белән уртаклашты ул.

ХАННАНОВА ГИЛЬМЕНУР МОГИН КЫЗЫ

Ханнанова Гильменур Могин кызы 1928 нче елның 6 нчы декаберендә Сәмәкәй авылында туа. 1935 елда Сәмәкәй мәктәбенә укырга керә. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Шул елны ул 7 нче классны тәмамлап, колхозга эшкә керә. Авылда ирләрне сугышка алып китәләр, басуга хатын-кызлар, әбиләр белән берлектә утау утарга йөри башлый, Гильминур апа. Әтисе инде олы яшьтә булгач аны сугышка алмыйлар. Гаиләдә 5 бала. "Шуның икесе сугыш вакытында ачка үлде” - дип сөйли ул. Шул ук елны 13 яшьлек кызны сарык карарга куялар. Кыш көне сарык караса, җәй көне сарык көтүе көтә ул.

ХАРИСОВА РАУЗА НУРИ КЫЗЫ

Олуг юбилее белән котлап, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм “Илһамлы Сарман” китабын тапшыргач, Саклаубаш авылында яшәүче Рауза апа “Китап укырга яратам мин. Гомерем китап, гәҗит арасында узды. Типографиядә, редакциядә, хат ташучы булып эшләдем”, - диде. Үзе дә 6 балалы гаиләдә үскән ветеран тормыш иптәше Мулланур белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, гаилә башлыгы белән бер улы вафат булганнар. Авырлыкны күп күргән, әмма сынатмаган Рауза апа һәр яңа көнгә сөенеп, үзен хөрмәтләгәнгә рәхмәтле булып гомер кичерә.

ХАСАНОВА АЗИЯ МИРГАСЫЙМ КЫЗЫ

Тыл ветераны Хәсәнова Азия Миргасим кызының истәлекләре: “1926 нчы елда Яр Чаллы шәһәрендә туганмын. Балалык һәм үсмер елларым Зәй районы Бигеш авылында үтте. Шул авылда урта белем алдым. Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгын: ачлыгын, ялангачлыгын, кайгысын-хәсрәтен үз башымнан кичердем. Ул елларда синең яшеңә карап тормадылар. Көчең җитәме-юкмы син эшләргә тиеш. Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе җиңү өчен!

ХАСАНОВА ВӘСИМӘ МӨБӘРӘКШӘ КЫЗЫ

Хасанова Вәсимә Мөбәрәкшә кызы Буа районы Бәбки авылында 1930 нчы елның февраль аенда дөньяга килә. 1942-1958 нче елга кадәр колхозда эшли. Бу вакытта аңа 12 яшь була. Бия буйларында урман кисә. Каратунда вагоннарга утын төйи. Сугыш беткәч, 17 яшендә “За доблестный труд” дигән медаль белән бүләкләнә. 20яшендә Тәтеш шәһәрендә тракторлар курсында укый. 1959 нчы елдан Апас районының төрле авылларында кибеттә эшли. Соңгы эш урыны Әнәле авылындагы кибеттә була. Бүгенге көндә Каратунда, туганы Рауза карамагында яши. Тыл ветераны.