Труженики тыла

ГОМӘРОВА ГАМБӘРБИКӘ ГОМӘР КЫЗЫ

1926 елда дөньяга килгән. Авыр сугыш елларында вагон төяү, бушату, урман кисү, агач чыгару кебек авыр эшләр Гәмбәрбикә апаны әйләнеп узмый. Ашарга ризык, кияргә юньле кием булмау да аны сындырмый, бар көчен куеп тырышып эшли. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” медальләре белән бүләкләнә. Гамбәрбикә Гомәр кызы 2011 елда вафат була Арча районы Күр-Хайван авылы зиратында җирләнә.

ГОМӘРОВА ФӘҮЗИЯ АБДУЛЛА КЫЗЫ

1931 нче елның 1 нче маенда Байлар Сабасы авылында туа. 1943-1944 нче елларда Байлар Сабасы авылының “Кызыл көрәш” исемендәге колхозда төрле эшләрдә катнаша. 1945-1948 нче елларда район китапханәсендә китапханәче, 1948-1956 нчы елларда СССРның Хәзерләүләр Министрлыгының Саба районы уполномоченныйда статистик, 1956-1958 нче елларда район финанс бүлегендә бухгалтер, 1958-1988 нче елларда, район үзәк хастаханәсендә бухгалтер булып эшләп, 1988 нче елдан лаеклы ялга чыга. Тыл һәм хезмәт ветераны.

ГРИГОРЬЕВА АННА ВАСИЛЬЕВНА

1928 елнын 18 декабрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск ) районы Сәйтәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

ГЫЙБАДУЛЛИНА МӘЗИКҮРӘ ГЫЙМАДИ КЫЗЫ

Гыйбадуллина Мәзикүрә Гыймади кызы 1908 елның 11 августында Иске Камка авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соң колхозда эшләгән. 3 бала тәрбияләп үстергән. 1981 елның 11 сентябрендә вафат булган. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

ГЫЙБАДУЛЛИНА РАЗИЯ ӘҺЛИУЛЛА КЫЗЫ

Татарстан Республикасы Апас районы Пучинкә Енай авылында туа. Шәмәк авылына килен булып төшә. Ире Таһир – тракторчы булып эшли, ә Разия апа үзе колхозда төрле эшләр башкара. 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә Мәскәү шәһәрендә олы улы тәрбиясендә яши

ГЫЙБАДУЛЛИНА РОКЫЯ МӨХӘММӘТЗӘКИ КЫЗЫ

Шәмәк авылында крестьян гаиләсендә туган. Гаиләдә 5 бала булалар. Яшьүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1941 нче елда әтиләрен сугышка алалар. Әниләре 5 бала белән берүзе кала. Рокыя апа 4 класс тәмамлый. Укып бетергәннән соң колхозга эшкә чыга. Төрле хезмәтләрдә көч куя. Киров өлкәсе сазлыкларында торф чыгару эшендә катнаша. 1955 нче елда Шәмәк егете ФәҺим белән гаилә корып, бергә яши башлыйлар. Рокыя апа колхозда гади колхозчы булып эшли. Фәһим абый белән бергә матур яшәп 2 ул, 3 кыз тәрбияләп үстеләләр. 1981 нче елда лаеклы ялга чыга. Ана хезмәт ветераны таныклыгы бирелә.

ГЫЙЗДЕТДИНОВА МӨБӘШИРӘ ГЫЙЛЬМЕТДИН КЫЗЫ

Гыйздетдинова Мөбәширә Гыйльметдин кызы 1931 елның 9 октябрендә Яңа Саклау авылында туган. Балачаклары сугыш елларына туры килгән миллионлаган балаларның берсе ул. Алар ашамаган үлән калмаган. “Су буендагы бабакайларны җыеп, эчендәге лайлалы өлешен дә ашадык”- ди Мөбәширә апа. 5 класс белемне күрше Карашай Саклау авылы мәктәбенә йөреп ала. Аннан соң укуын дәвам итәргә мөмкин булмый. 14 яшеннән колхоз фермасында сыерлар сава башлаган Мөбәширә апаның эшләмәгән эше калды микән?

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН ГАЗЫЙМУЛЛА ГЫЙЗЗӘТУЛЛА УЛЫ

1932 елның 10 октябрендә Саба районы Түбән Утар авылында дөньяга килә. Гаиләдә алар 3 бала тәрбияләнәләр.Иң олысы үзе Газыймулла, Марзыя һәм Сәвия. Әтиләре Гыйззәтулла Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Бу вакытта әниләре,сеңлесе Сәвиягә авырлы була. Гаиләдә бердән-бер ир-ат булганга күрә төрле эштә эшләргә туры килә аңа.Чабата үреп сату, урман кисү,вагон бушату, кышкы салкыннарда 6 чакрым йореп ипигә чират торган чаклары күп була аның.Сугыш еллары шулай авырлыкларга түзеп,эчрек бәрәңге,кычыткан,алабута ашап үтеп китә.

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ГӨЛӘНДӘМ ЗАҺРЕТДИНКЫЗЫ

Гыйззәтуллина Гөләндәм Заһретдин кызы 1932 елның 26 маенда Арча районы Яңа Масра авылында туа.Яңа Масра авылында 4 еллык башлангыч белем алгач, урманга күченеп яши башлыйлар. Әтиләре лесник була.1941 нче елда аны армиягә алалар, ләкин сәламәтлеге начар булу сәбәпле кире кайтаралар. Сугыш чорында алар гаиләләре белән урманда яшәгәннәр. Кечкенә кыз зурларга ияреп колхоз басуына төрле эшләргә йөргән. Көз көне амбарда ашлык аралаганнар. Әнисе белән Лесхозда сарык фермасында эшләгән. Кызлар, малайлар ат җигеп фермадан Иске Масрага сөт ташыганнар.