Труженики тыла

ГАЯЗОВ КИРАМ ГАЯЗ УЛЫ

Тыл ветераны Гаязов Кирам Гаяз улы хатирәләреннән: ( 12.06.1929) Илдә сугыш барганда миңа 12 яшь иде. Җәен хатын- кызлар урак урганда, без көлтәләрне өеп тора идек. Шул көлтәләрне суктыргач, ящик шикелле арбаларны, үгезгә җигеп, амбарга зерно төяп ташый идек.Кышын салам ташырга да, олыларга ияреп Спасска зерно ташырга да туры килде. ( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).

ГАЯЗОВА МАҺРУЗА ХӘБИБУЛЛА КЫЗЫ

1932 нче елның 2 нче гыйнварында Апас районы Түбән Барыш авылында 10 балалы гаиләдә туа. Түбән Барыш мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт иткән, фермада терлекләр караган, бригадада кыр эшләрендә эшләгән, сонрак урман кисү эшенә киткән.

ГИЛЬМАНОВА МИНСАРА АБДУЛЛА КЫЗЫ

Минсара апа 1923 елның 15 июнендә Карамасар авылында дөньяга килә. Минсара апа бала чагыннан ук колхозда эшли башлый. Чүп утауда, җир тырмалауда, урак уруда, көлтә бәйләүдә катнаша. 1940 елда үз теләге белән Урал якларына шахтага китә. Берникадэр хезмәт куйганнан соң 1941 елда Серов шәһәрендәге хәрби заводка күчә.

ГИЛЬМАНОВА МӨНИРӘ ГӘРИП КЫЗЫ

1922 елның 5 нче апрелендә Карамасар авылында ишле гайләдә туа. Әтисе сугыш башлангач хәбәрсез югала, әнисе дә 45 яшендә авырып үлеп китә. Алар гайләдә 5 бала калалар Мөнирә апа олы апалары булу сәбәпле, гайләдә барлык авыр хезмәт аның җилкәсенә төшә, 12 яшеннән фермада эшли башлый. Урак ура, урман кисә, окоп казый туганнарын тәрбияли. Ире Ярһәм сугыштан яраланып кайткач, ана кияүгә чыгып 9 бала таба. Тугыз баланы аякка бастырып тормыш юлына чыгаралар. Ярһәм абыйны һәм кайнанасын тәрбияли. Фермада сыер сава, сарыклар һәм тавык фермаларында эшли.

ГИЛЬФАНОВА РАҖИЯ НУРУЛЛА КЫЗЫ

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче тыл ветераны Гильфанова Раҗия Нурулла кызы һәм балачакларын сугыш урлаган йөзләгән, меңләгән яшүсмерләр хакында китаплар язарлык. Раҗия апага тугач та таныклык алмыйлар әле. Әнисенә агач авып имгәнгән әтисен дә тәрбияләргә кирәк була. Балалары бәхетеннән терелә Нурулла абый. Тик сугыш башлангач, аксак дип тормыйлар, фронтка алалар. Соңгы хаты Смоленск яныннан килә. Әниләре дә сәламәтлеккә туймый, балаларына иртә кул арасына керергә туры килә. Мәктәп яшендәге Раҗияне комбайнер ярдәмчесе итеп куялар. Басудан таш та җыялар, салам эскертләүдә дә эшли балалар.

ГИМАДИЕВА ХӘЯТ МИНСАФА КЫЗЫ

Гимадиева Хәят Минсафа кызы 1921 нче елның 15 нче июлендә Әлки районы Татар Борнае авылында туган. Гаиләдә 6 бала үсә, иң кечкенәсе - Хәят. Сугыш башланган елны аңа 20 яшь була . Кузнечиха авылындагы МТСка авылдан 8 кызны укырга җибәрәләр. Анда аларны 1 ай трактор йөртергә өйрәтәләр. Кайткач, Хәятне комбайн ярдәмчесе итеп куялар. Комбайнчы абыйны сугышка алгач, үзе комбайнда эшли башлый. Урып җыюлар тәмамлангач Тәтеш районының Өчкүл авылына окоп казырга җибәрәләр. Яз көне тракторга утыра.

ГИНИЯТОВА МИННЕГӨЛСИНӘ КАМӘР КЫЗЫ

Гыйниятова Миңнегөлсинә Камәр кызы Апас районы Дүртиле авылында 1932елның 25 гыйнварында туган. 4 классны бетереп, бозаулар караган, нинди эшкә кушсалар да эшләгән, сер бирмәгән. Сугыш башлангач тормыш авырлыгы тагын да зурая. Кияргә, ашарга әйбер бетә. Кычыткан, черек бәрәңге,кузгалак,какы,кәҗә сакалы ашап көн күргәннәр. Авылда картлар, яшь малайлар,хатын – кызлар гына калганнар. Бөтен эш шулар җилкәсенә төшкән.Иң әйбәт атларны да сугышка җибәреп бетергәннәр. Хатын – кызлар, балалар эшкә кирәк булгач, сыер җиккәннәр.Аларны җигәргә өйрәтү бик кыен булган.

ГЛЕБОВ МИХАИЛ НИКОДИМОВИЧ

Гле́бов Михаил Никодимович (29.5.1912, хәзерге Воронеж өлкәсе, Верхнехавск районы Зур Приваловка авылы - 15.8.1986, Казан), Социалистик Хезмәт Герое (1971).

ГОБӘЙДУЛЛИН САФИУЛЛА СӘЛИМУЛЛА УЛЫ

Гөбәйдуллин Сафиулла Сәлимулла улы (15.8.1929, Буа кантоны Тутай авылы), кран машинисты, Социалистик Хезмәт Герое (1971). Тәрҗемәи хәле 1948-52 елларда Кузбасс шахталарында эшли. 1953-96 да Казан «Гидроспецстрой» идарәсендә электромонтёр, төзелеш техникасын ремонтлау слесаре, копёр машинисты, монтаж краны машинисты. Герой исеме капиталь төзелеш буенча бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен бирелә. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

ГОЗӘЕРОВ КАМИЛ САБИР УЛЫ

Гозәеров Камил Сабир улы (27.6.1927, Арча кантоны Балтач авылы - 3.1.2005, Казан), оптик-механик, Социалистик Хезмәт Герое (1971). Тәрҗемәи хәле 1941-98 елларда Казан оптика-механика заводында эшли. Герой исеме бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне һәм яңа техника җитештерүне оештырганы өчен бирелә. 1963-67 дә, 1971-75 тә ТатАССР Югары Совет депутаты. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.