Труженики тыла

ГӘРӘЕВА МӘБСҮСӘ МИҢНЕГАЛИ КЫЗЫ

Гәрәева Мәбсүсә Миңнегали кызы 1927 нче елның 18 нче февралендә Азалак авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән әти-әнисенә ияреп, эшләп үсә ул. Тимер, агач эшләренә оста әтисе аны балта эшенә дә, печән чабарга, ат җигеп, төрле эшләрне башкарырга да өйрәтә. Сугыш еллары кызларының өлешенә тигән торф чыгару, урман кисү эшләреннән дә калдырмыйлар Мәбсүсәне. Колхозның да төп терәге шул кызлар була.

ГӘРӘЙШИН ТӘЛГАТЬ ХӘСӘНША УЛЫ

Безнең бабай Гәрәйшин Тәлгать Хәсәнша улы 1929 елның 25 апрелендә Югары Стәрле авылында туган. Сугыш башланганда бабайга 12 яшь була. Шушы яшендә бабай язгы чәчүдә, көзге урып җыю чорында эшләрдә эшләгән. Соңга таба ат белэн Ютазыдан ягулык ташыган. Бабай 1949нчы елда Кызыл Армия сафларына алына. Көнбатыш Украинада хезмәт итеп бендеровчыларны тар-мар итүдә катнаша. Армия сафларыннан соң туган авылына кайтып, авыл хуҗалыгының төрле җаваплы тармакларында эшли. Бабай Даимә әби белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

ГӨЛСЕМ ИДРИСОВА

Гөлсем Идрисова 1913 елда Иске Минзәләбаш авылында укымышлы гаиләдә туа. Озак еллар мәктәп мөдире, укытучы булып эшли. Әлмәт авылында 1966 елга кадәр аерым китапханә булмаган. 1966 елда Усай авылында китапханә ябыла, аның китапларын укытучы Гөлсем апа кадерләп, ире белән трактор арбасына салып алып кайталар. Шул елны Гөлсем ханымны китапханәче итеп билгелиләр. Ире Баязитов Мөҗәһит белән клубның гримм бүлмәсенә шкафлар ясап, китапларны шунда урнаштырып, матурлап куялар.

ГӨМӘРОВ МӨХӘМӘТНАКЫЙП ГОМӘР УЛЫ (1930-1990)

1930 нчы елның 15 нче июнендә Саба районы Олы Нырты авылында туган. Башлангыч класс белеме алган. Сугыш вакытында олыларга ярдәм иткән. Латвиядә хезмәт итеп кайта . 50 нче еллар уртасында аны Кузбасска эшкә җибәрәләр. Ул анда курслар бетереп шахтада эшли. 60 нчы еллар башында кире авылга кайтып өй сала. Калган хезмәт юлын авыл хуҗалыгында эшли. Хатыны Хәнифә белән 5 кыз үстерәләр. Мөхәмәтнакыйп тырыш, намуслы, тормышны яратучы кеше булып истә калды. Ул 1990 нчы елның декабрь аенда туган авылында озак авырудан соң вафат була.

ДАВЛЕТШИНА ГАЛИЯ ДӘҮЛӘТША КЫЗЫ.

Давлетшина Галия,1928 елның 10 нояберендә, Сәмәкәй авылында туа.Гаиләдә 7 бала, үз көчләре белән хәлле генә гомер итәләр. Ләкин әтиләрен кулак дип төнлә алып чыгып китәләр. Шунан соң инде ул кайтмый. Реприссия корбаны булган Галия апаларның өйләрен дә килеп сүтеп алып китәләр. 7 бала ишек алдында басып, бернәрсәсез калалар. Өйнең калган подволында яши башлый алар. Әниләрен авыл советына алып барып сорау алалар, халык дошманы хатыны дип кыйнап кайтаралар шулай итеп алар базда яши башлыйлар.

ДАВЛИЕВ МӨХӘМӘТРӘШИТ ӘГЪЛӘМША УЛЫ

Давлиев Мөхәмәтрәшит Әгъләмша улы 1931 нче елның 9 нчы июнендә Кече Кибәче авылында туа. Башлангыч белемне Кече Кибәче авылында ала.Үсмер чагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килә . Сугыш дигән сүзне беренче тапкыр әтисе авызыннан ишетә. Бу куркыныч сүз аның күңелендә тирән эз калдыра. Әтисе Әгъләмша белән абыйсы сугышка китәләр. Әтисе киткәч, тормыш йөген тарту үсмер малай өстенә кала. Бик күп авырлыклар күрә, 10 яшеннән алып колхоз эшендә эшли.

ДАУТОВ НУРУЛЛА ЗӘКИ УЛЫ

Сугыш ветераны Даутов Нурулла Зәки улы, 1924 елның 20 январендә Украинаның Донецк өлкәсе, Шахтерлар районы, Орловка авылында туган. Шунда үскән, яшәгән. Әтисе шахтер була. Сугыш башлангач Нурулланы сугышка алалар. Воронеж шәһәре, тимер юл вокзалы өчен барган сугышларда катнаша. 1942 елның июнь аенда каты яраланып, бик озак госпитальдә ята. Гангрена китеп бер аягын кисәләр, сэламэтлеге буенча инвалидлык биреп, демобилизациялиләр. Сугыштан кайткач, башта төрле җирләрдә эшли . Аны язмыш Иске Кәшер авылы Габделгани кызы Нуржиһан белән бәйли.

ДАУТОВА ЗОЛЭЙХА ДАУТОВНА

Даутова Золэйха Даутовна 1930 елнын 15 июнендэ Өч Нарат авылында туган. Сугыш башланганда 5 нче сыйныфта укыган. Сугыш елларында урман кискэннэр, төрле колхоз эшендэ катнашкан. Җиңүне якынайтырга үз өлешен керткән. Бугенге кондэ улы белән килене тэрбиясендэ гомер итэ.

ДАУТОВА МӘГЪДӘНҮС ФӘРРАХ КЫЗЫ

Мәгъдәнүс апа Азнакай районы Сукаеш авылында туган. Алты баланың төпчеге була ул, ләкин иркәләнеп үсәргә генә насыйп булмый. Иң элек әтисе, озак та тормый әниләре балаларын ятим калдырып, бакыйлыкка күчәләр. Мәгъдәнүс апа, алты авылдаш кызы белән вербовщикка ияреп, Свердлау якларына эшкә китә. Кызлар 6 ай нарат сагызы җыюда эшлиләр. Аннан кайткач, Мәгъдәнүс белән сеңлесен укытучы булып эшләгән апалары Үзбәкстанга алып китә. Кыз туганнар ефәк туку фабрикасында эшлиләр. Булачак ире Кәшиф белән дә шунда таныша Мәгъдәнүс. Гаилә корып, 2 кызлары туа.

ДЕМЕНТЬЕВ ПЁТР ВАСИЛЬЕВИЧ

Дементьев Пётр Васильевич (24.1.1907, хәзерге Чүпрәле районы Үби авылы - 14.5.1977, Мәскәү), генерал-полковник-инженер (1976), ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1941, 1977).