Герои Советского Союза

БӨРКЕТОВ ИБРАҺИМ БИЛАЛ УЛЫ

БӨРКЕТОВ Ибраһим Билал улы (1918, хәзерге Ульянов өлкәсенең Барыш районы Калда авылы - 4.12.1943), Советлар Союзы Герое (13.11.1943), кече лейтенант (1943). 1938 елга кадәр туган авылында колхозда эшли. 1938 дән Кызыл Армиядә. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 40 нчы армиянең 337 нче укчы дивизиясе 616 нчы сапёрлар батальонында взвод командиры. Воронеж фронты гаскәрләре составында Курск сугышында (1943) һәм Украинаны азат итүдә катнаша.

ВАЛИЕВ АБДУЛЛА ХАБИБУЛЛОВИЧ

ВӘЛИЕВ Абдулла Хәбибулла улы (1922, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Бакай авылы - 4.1.1944), Советлар Союзы Герое (17.10.1943), рядовой. 1941 елда Кызыл Армиягә алынганчы колхозда эшли. 1942 нең гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1031 нче укчы полк укчысы (60 нчы армиянең 280 нче укчы дивизиясе). Воронеж, Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьков операциясендә (1943), Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 25 сентябрендә Днепрны кичкәндә һәм сул ярда плацдарм яулау өчен барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.

ВАСИЛЬЕВ БОРИС МИХАЙЛОВИЧ

ВАСИЛЬЕВ Борис Михайлович (20.11.1913, Казан губернасы, Ядринск өязе Лебедкино авылы - 23.2.1955, Ставрополь шәһәре), Советлар Союзы Герое (20.11.1941), полковник (1953). Казан авиация институтында укый, Борисоглебск хәрби очучылар мәктәбен (1938), Качинск хәрби авиация мәктәбе каршындагы комиссар-очучылар курсларын (1941), Хәрби-һава академиясен (1951) тәмамлый. 1937 елдан Кызыл Армиядә. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, эскадрильяның хәрби комиссары ( 6 нчы армиянең 44 нче истребительләр авиация дивизиясе).

ВАСИЛЬЧЕНКО АЛЕКСАНДР ГРИГОРЬЕВИЧ

ВАСИЛЬЧЕНКО Александр Григорьевич (23.11.1911, Белгород өлкәсенең Новооскол районы Иске Безгинка авылы - 8.11.1960, Казан), Советлар Союзы Герое (1.5.1957), полковник (1957), СССРның атказанган очучы-сынаучысы (1960). Харьков очучылар хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1936). 1933 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 тән Казан авиация заводында очучы-сынаучы. Яңа авиация техникасын сынаганда кыюлык һәм батырлык күрсәтә (1957). Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

ВИНОКУРОВ БОРИС АЛЕКСЕЕВИЧ

ВИНОКУРОВ Борис Алексеевич (1915, Минзәлә шәһәре - 11.2.1940, Карелия муентыгы, Финляндия), Советлар Союзы Герое (7.4.1940, үлгәннән соң). 1937 елдан Кызыл Армиядә. 1939 да совет сугышчыларының Көнбатыш Белоруссия походында катнаша. 1939 ның апреленнән совет-фин сугышы фронтларында, 398 нче танк батальонының танк командиры (13 нче армиянең 50 нче укчы дивизиясе).

ВОЛОСТНОВ НИКОЛАЙ ДМИТРИЕВИЧ

ВОЛОСТНОВ Николай Дмитриевич (1926, ТАССРның Зөя кантоны Ивановский авылы- 15.4.1945, Нойкурен шәһәре, Германия), Советлар Союзы Герое (29.6.1945, вафатыннан соң), сержант (1945). 1943 елдан Кызыл Армиядә. 1944 нең мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 82 нче гвардия укчы полкы пулемётчысы (2 нче гвардия армиясенең 32 нче гвардия укчы дивизиясе). 4 нче Украина, 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Кырым, Украина, Балтыйк буен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия операциясендә (1945) катнаша. Нойкурен шәһәре янында барган бәрелештә батырлык күрсәтә.

ВОРОБЬЁВ ПЁТР ЕГОРОВИЧ

ВОРОБЬЁВ Пётр Егорович (8.7.1908, Казан губернасы, хәзерге Кукмара районы Танькино авылы - 25.9.1984, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1941). 1930-41 елларда Кукмара районының «Кызыл крестьян» колхозы рәисе. 1941 нең июленнән Кызыл Армиядә. 1941 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 718 нче укчы полкта отделение командиры (50 нче армиянең 139 нчы укчы дивизиясе).

ВӘЗЕТДИНОВ ГЫЙМАЗЕТДИН ВӘЗЕТДИН УЛЫ

ВӘЗЕТДИНОВ Гыймазетдин Вәзетдин улы (1907, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Исәнгол авылы - 8.3.1940, Виипури шәһәре, хәзерге Ленинград өлкәсе Выборг шәһәре), Советлар Союзы Герое (21.3.1940, вафатыннан соң), кече лейтенант (1938). 1929 елда Кызыл Армиягә алынганчы колхозда эшли. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1938). Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша, 330 нчы укчы полкның рота командиры (7 нче армиянең 86 нчы укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында дошманның Виипуридагы ныгытмасын штурмлауда катнаша. Виипури шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә.

ВӘЛИЕВ ГАБДЕЛӘХӘТ ГАБДЕЛГАНИ УЛЫ (ЛЕОНИД ГЕОНАЕВИЧ)

ВӘЛИЕВ Габделәхәт Габделгани улы (Леонид Геонаевич), (март 1910, Казан губернасы, Чистай өязе Яуширмә авылы - 18.4.1944, Кырым АССРның Бельбек авылы), Советлар Союзы Герое (16.5.1944, вафатыннан соң), өлкән сержант (1944). Пермь шәһәре трамвай депосы эшчесе, Ленинградта йөкче булып эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 91 нче гвардия укчы полкында отделение командиры (51 нче армиянең 33 нче гвардия укчы дивизиясе).

ВӘЛИЕВ САЛИХ ШӘЙБӘК УЛЫ

ВӘЛИЕВ Салих Шәйбәк улы (22.10.1912, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Иске Гомәр авылы - 12.10.1970, Уфа шәһәре), Советлар Союзы Герое (23.10.1943), өлкән лейтенант (1945). 1940 елда Кызыл Армиягә алынганчы МТСта тракторчы булып эшли. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942). 957 нче укчы полкның взвод командиры (40 нчы армиянең 309 нчы укчы дивизиясе).