ГАРНИЗОВ Михаил Тихонович (1924, Тәтеш кантоны Шигали авылы - 28.8.1943, Полтава өлкәсе Пархоменко авылы), Советлар Союзы Герое (10.1.1944, үлгәннән соң), гвардия сержанты. Куйбышевта 2 нче ФЗӨ мәктәбен тәмамлаганнан соң, Куйбышев шәһәре кондитер фабрикасында эшли. 1942 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 200 нче гвардия укчы полкы (4 нче гвардия армиянең 68 нче гвардия укчы дивизиясе) пулемётчысы. Воронеж фронты гаскәрләре составында Белгород-Харьков һөҗүм операциясендә катнаша (1943). 1943 нең 28 августында Михайловка хуторы (Полтава өлкәсе Котелёв районы) өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә: граната белән авыр танкны шартлата. Яу кырында һәлак була. Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә. Самара шәһәрендәге 38 нче һөнәри-техник училищегә Гарнизов исеме бирелә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.