Мин Татарстанның Баулы авылында 1932 елда крестьян гаиләсендә туганмын. Әтием - Сабирҗан Әхмәтҗанов башта колхозда әшләде, аннан бораулау эшләре конторасына эшкә күчте. Әнием - Шәмсекәмәр Әхмәтҗанова колхозда төрле эшләрдэ эшлэдә.
1940 елны Баулы урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Җәйге каникулга чыккач, сугыш башланды. Икенче сыйныфта укыганда инде сугыш китергән авырлыкларны сизә башладык: сыйныфларыбыз суык, техничка апалар чи утыннарны ягып, сыйныфларны җылытмакчы булалар, ләкин алар начар яна,ә ис чыга, исерәбез, башлар авырта. Корым белән ясаган каралар өйдән мәктәпкэ килеп житкәнче туңа, аны мич алдына куеп эретәбез, язарга дәфтәрләр юк, иске китапларга язабыз.
Халык сугыш китергән авырлыкларны төрлечә җиңеләйтергә тырыша иде. Бер елны укучы- ларга мәктәптә кайнар аш ашату оештырдылар. Ул кыш көннәрендә эчкә җылы керү өчен биг яхшы була иде. Мәктәпнең ягарга утыны азайган вакытларда, зуррак укучылар һәм техничка апалар урманга утын әзерләргә баралар иде. Бишенче сыйныфта укыганда без дә бардык. Билдән кар, өс киемнәре юка, аякларда да юньле киемнәр юк. Ничек кайтканбыздыр инде, хәтерләмим. Шул елны утын кисәргә баргач, бер техничка апаны агач басып үтерде. Малайлар иртән дәрескә кадәр hәм дәрестән соң утын кисәләр, кызлар бинага кертәләр иде.
Яз көннәрендә бакчада эшли идек, җәйләрен утау утыйбыз, кез кене ашлык басуларында урганнан соң калган башакларны җыябыз. Фронтка ярдэм йөзеннән посылкалар әзерләү зур меро-приятиегә әйләнә иде: оекбашлар, биялиләр, итекләр, шарфлар һәм җылы сүзләр белән язылган сагыну хатлары җибәрә идек. Сугыш никадәр генә авырлыклар китереп чыгармасын, халык яшәргә тырышты, төшенкелеккә бирешмәдә. Сугыш беткән елны мин алтынчы сыйныфта укый идем. Менә май айлары да җитте, көннәр җылы, матур. Дәресләр беткәч, кайтырга чыктык. Хәзерге горсовет каршындагы трибунага бербер артлы апалар да, абыйлар да менеп сөйлиләр, сугыш беткән дилэр, халык шатлана.
Менә сугыш бетте, ә тормыш һаман авыр. Мәктәптә дә дәреслекләр, дәфтәрләр юк, кием-салымнарыбыз начар. Ә тормыш дәвам итә, халык яшәргэ тырыша. Югары сыйныфларга килеп җиттек. Дәреслекләр җитешми. Без сыйныф җитәкчесенең киңә- ше белән кичләрен мәктәпкә килеп, дәреслекләр җитешмәгән фәннәрдән бергэлэп дәрес хәзерли башладык. Ул вакытта тугызынчы, унынчы сыйныфларда бер татар, бер рус сыйныфы иде. Ике сыйныф та бергәләп мәктәпкә килеп дәресләр хәзерли идек. Унынчы сыйныфны яхшы итеп тәмамлап, аттестатлар алып чыктык. Күпләр югары уку йорт- ларына кереп, уңышпы итеп тәмамлады. Үзебезнең туган Баулы урта мәктәбенә кайтып эшли башладык. Үз укытучыларың белән эшләү үзенә бер җиңеллек, эшкә дәрт бирә идә. Лаеклы ялга чыкканчы уз мәктәбем коллективында эшләдем. Эшләү елларымда профсоюз һәм партия лини- яләре буенча терле җәмәгатьэшләре башкарырга туры килде.
1987 елда лаеклы ялга чыктым. Эшләү дәверемдә РОНО һәм КПСС райкомы мактау грамоталары белән бүләкләндем.